Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Акъярда истәлекле көн

14 августта Акъяр авылында гражданнар җыены булып узды. Анда авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин авылдашлары алдында агымдагы ел башында эшләнгән эшләр турында отчет тотты. Ул сөйләгәнне акъярлылар үз күзләре белән күрделәр: ул көнне бәясе 60 мең сумга төшкән 60 метр озынлыктагы ерым аша салынган күптән көтеп алынган тагын бер асылмалы...

14 августта Акъяр авылында гражданнар җыены булып узды. Анда авыл җирлеге башлыгы Данияр Гайнуллин авылдашлары алдында агымдагы ел башында эшләнгән эшләр турында отчет тотты.
Ул сөйләгәнне акъярлылар үз күзләре белән күрделәр: ул көнне бәясе 60 мең сумга төшкән 60 метр озынлыктагы ерым аша салынган күптән көтеп алынган тагын бер асылмалы күперчек файдалануга тапшырылды. Элегрәк 90 һәм 110 метр озынлыктагы күперләр төзелгән иде. Шул ук көнне вак таш җәелгән Нариман урамы буйлап 500 метр юл да ачылды. Әлеге көн акъярлылар өчен истәлекле көн булып хәтердә калачак. Күперчекне ачу чарасына 92 яшьлек Маһирә Мифтахетдинова да килгән, ул елганың теге ягында яши икән. Аның кулына кайчы тоттырып: "Апа тасманы кис, шул юлдан әле тагын озак йөрергә язсын", - диделәр. Ә Нариман урамындагы юлны (аны грантка отылган 1 млн.сум акчага ныгытканнар) балалар ачты. Шушы вакыйга хөрмәтенә алар велосипедларын шарлар белән бизәп, велойөреш оештырдылар. Җыенда авыл халкы республикабыз, район җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыгына рәхмәтләрен җиткереп, авылда яшәү шартларының әйбәтләнә баруына, районда президент программаларының тормышка ашырылуына сөенүләрен белдерделәр.
Данияр Гайнуллин авылдашларына шушы программаларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, үзара салым акчасы 105 мең сум җыелды, бу да бик әйбәт, диде. Терлекчелектә озак еллар эшләп, 60 яшен тутырган Әсәдулла Сибгатовка, инде күптәннән беренчелекне башкаларга бирмәүче алдынгы савымчы Гөлүсә Шәйхетдиновага, озак еллар хуҗалыкта эшләгән Габделнур һәм Гөлнәфис Сибгатовлар гаиләсенә бүләкләр тапшырды.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев