Акъярлыларның хезмәт активлыгы югары

ШЯХда 325 баш МЭТ, шул исәптән 146 сыер бар
Районда гражданнар җыеннары башланды, анда 2020 елда эшләнелгән эш турында хисаплар һәм 2021 елга бурычлар белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады. Советның беренче киңәйтелгән утырышы Акъярда узды, анда җирле АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин отчет белән чыгыш ясады.
Җирлек башлыгы АҖ Советы депутатларының эше турында җентекләп сөйләде, барлык бюджет учреждениеләре эшенә, салымнар җыю, авыл җирлеге башкарма комитетының керемнәре һәм чыгымнары буенча анализ ясады.
Безнең белешмә
Акъяр АҖдә 118 йорт, шуларда 384 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр – 313. Эшкә яраклы халык - 173 кеше, пенсионерлар - 90, укучылар - 28, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 30.
2020 елда 4 бала туган, 7 кеше үлгән. Халыкта 95 җиңел автомобиль, 9 трактор, 325 баш МЭТ, шул исәптән 146 сыер, 274 баш сарык һәм кәҗә бар.
Үзара салым акчаларын сарыф итүгә анализ ясалды. Республика субсидияләрен исәпкә алып, барлыгы 542,5 мең сум акча җыелган. Алар, нигездә, вак таш җәюгә, юлларны чистарту һәм карап тотуга, шулай ук суүткәргеч челтәрләрен ремонтлауга һәм хезмәт күрсәтүгә тотылган.
Акъяр авыл җирлеге - шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек саны һәм сөт әзерләү буенча районда иң яхшыларның берсе. Акъярлылар 2020 елда 475 тонна (11,7 млн.сумлык) сөт сатканнар. Иң яхшы сөт тапшыручылар арасында Айрат Кәлимуллин, Илдар Галимов, Фәнис Минабетдинов, Рөстәм Сәлахов бар, алар һәркайсы 500-600 мең сумлык сөт саткан.
Үз чыгышы ахырында Данияр Гайнуллин 2021 елга бурычлар билгеләде. Шуларның иң мөһиме - халыкның хезмәт активлыгын арттыру, үзара салым акчаларыннан нәтиҗәле файдалану программаларында актив катнашу.
Аның докладын ФАП мөдире Фәния Шәмсетдинова һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ директоры урынбасары Айнур Габидуллин тулыландырды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов барлык чыгышларга йомгак ясады. Ул җыелучыларны район буенча 2020 ел нәтиҗәләре белән кыскача гына таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде. Алар җирле елганы чистартуга һәм фермер Нәкыйп Дәүләтшин фермасына кадәр юлны төзекләндерүгә кагылышлы иде. Сораулар контрольгә алынды.
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. ФАП мөдире Фәния Шәмсетдинова район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Юбилярлар - Әнисә Фәрхәева, Гөлфәния Гайфетдинова, Гүзәлия Садретдинова, Тәгъзимә Гыйрфановаларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды, ә сөт җыючы Алмаз Шәйхетдиновтан бүләк иң яхшы сөт тапшыручыларның берсе Рәсимә Минәбетдиновага тапшырылды.
Ренат Габетдинов Фәния Шәмсетдинованы бүләкли. Фото: Азат Мусин. «Яңа Чишмә хәбәрләре».
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 11:50Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша. Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.6300
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.6700
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.8100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9600
-
4 март 2021 - 12:064 мартка Татарстанда COVID-19ның 18 184 очрагы теркәлгән Татарстанда COVID-19ның 53 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1се читтән кертелгән, 52се чирне башка авырулар белән аралашу сәбәпле эләктергән. 24 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 29 кеше өйдә дәвалана.5600
-
4 март 2021 - 11:50Алдагы 6 елда нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Киләчәктә нинди һөнәрләрне сайлаганнар ялгышмаячак? Татарстан Министрлар Кабинеты 2022–2028 елларда иң кирәкле белгечләр исемлеген раслаган. Алар арасында автомеханик, матрос, официант, зәрканчы, флорист, янгын сүндерүче кебек һөнәрләр дә бар.5600
-
4 март 2021 - 11:41Яңа Чишмә районында «Хәрәкәтләнү мөмкинлеге аз булган гражданнарны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» оештырылган «Тәрбия мәктәбе»нең төп бурычы - инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә карап тәрбияләүче социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын укыту:6000
-
4 март 2021 - 09:44ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Шахмай мәчетендә вәгазь укыган 3 мартта безнең районга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде.6200
-
4 март 2021 - 08:543 мартта «Шешмаойл» АҖдәге кар машиналарына техник карау уздырылды 2021 елның 3 мартында «Шешмаойл» АҖ җитештерү базасында кар машиналарына техник карау уздырылды.6100
-
3 март 2021 - 13:113 мартка Татарстанда COVID-19ның 18131 очрагы теркәлгән Татарстанда 3 мартка COVID-19ның 49 яңа очрагы теркәлгән. 22 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 27 кеше өйдә дәвалана.7600
-
3 март 2021 - 13:09Яңа Чишмә районында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы: март чаралары 1 мартта «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең район финалы узды һәм «Мин татарча укыйм» дип исемләнгән муниципаль конкурс башланды.6900
-
3 март 2021 - 10:53Бүген, 3 мартта, Яңа Чишмәдә «Тонировка» рейды уза Татарстан Республикасы территориясендә профилактик чара кысаларында Дәүләт автоинспекциясе бердәм «Тонировка» рейдлары үткәрә.7500
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
27 май 2020 - 10:32Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан почта маркасына штамп сукты. #100летТАССР
-
8 март 2021 - 05:30Кадерле хатын-кызлар!Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!3800
-
5 март 2021 - 10:12Яңа Чишмә районында шахмат зоналары ачыла Шахмат зоналарын ачу атна саен планлаштырыла.8100
-
5 март 2021 - 10:428 Март алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узган (ФОТОРЕПОРТАЖ) Бәйрәмдә тыл хезмәтчәннәрен, гаилә юбилярларын, ялгыз бала үстергән тол калган хатын-кызларны хөрмәтләгәннәр.7800
-
5 март 2021 - 11:24Редакциягә «Кайгырту» ХСХКҮнән социаль хезмәт алучы өлкәннәрдән хат килде Нигәдер, социаль хезмәткәр кибеттән ипи алып кайта һәм идән генә юа, дип уйлыйлар. Юк, ул үз карамагындагылар өчен барлык эшләрне дә эшли.6700
-
5 март 2021 - 11:50Яңа Чишмә районы хатын-кызлар делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша. Бүген, 5 мартта, район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова җитәкчелегендәге Яңа Чишмә районы делегациясе Казандагы тантаналы чарада катнаша.6300
-
8 март 2021 - 05:30Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!3800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика