Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Ала гына түгел, бирә дә бел

Социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, сәүдә нокталары тирәсендәге төзекләндерелгән территорияләр күзләрне иркәләп кенә калмый, алар шушы объект хуҗасына карата хөрмәт тә уяталар. Яңа Чишмәдәге сәүдә нокталары буйлап узганда, ирексездән, эшмәкәр Фәнил Саматов тарафыннан төзелә торган кибеткә игътибар итәсең. Бинада бизәү эшләре башланмаган әле, ә менә территорияне төзекләндерү төгәлләнү алдында: кибет каршындагы зур участокка,...

Социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, сәүдә нокталары тирәсендәге төзекләндерелгән территорияләр күзләрне иркәләп кенә калмый, алар шушы объект хуҗасына карата хөрмәт тә уяталар.
Яңа Чишмәдәге сәүдә нокталары буйлап узганда, ирексездән, эшмәкәр Фәнил Саматов тарафыннан төзелә торган кибеткә игътибар итәсең. Бинада бизәү эшләре башланмаган әле, ә менә территорияне төзекләндерү төгәлләнү алдында: кибет каршындагы зур участокка, хәтта тротуарга да, плитә җәелгән, тирә-якта үсеп утырган чыршылар тирәсенә бордюрлар урнаштырылган.
Фәнил үзе: "Башкача булуы мөмкин дә түгел: төзү эшенә керешкән һәр кеше территорияне төзекләндерергә тиеш һәм моңа акча да жәл түгел. Ала гына түгел, бирә дә белергә кирәк", - ди.
Район үзәгендәге барлык даруханә пунктлары һәм күп кенә кибетләр территориясе монда килүчеләр өчен уңайлы һәм матур итеп ясалган.
Ә менә байтак еллар буена эшләп торучы һәм тышкы күренешләре карарлык булмаган башка сәүдә нокталары да бар, алай гына да түгел, алар янына сакланыбрак, абынып егылмас өчен, аяк астына карабырак барырга кирәк. Сатып алучылар һәм клиентлар турында түгел, ә үз табышлары турында гына уйлап эш итүче эшмәкәрләр күп булмаса да, андыйлар бар шул. Менә тагын бер кибет төзелеп килә: матур итеп икенче кат та төзелгән, бинаның эчке һәм тышкы ягына заманча бизәү эшләре алып барыла, тик бина тирәсендә ни генә юк, аңа якын килү дә кыенлык тудыра. Балалар учреждениесенең күршесе булган бу бина хуҗасы үз участогын төзекләндерер дип өметләнәсе килә. Шулай ук башка эшмәкәрләр дә үз территорияләренә карашларын үзгәртерләр дип уйлыйбыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Бер урамдагы ике участокны чагыштырып карасаң, аерма шактый. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев