Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алдынгы хуҗалыкларга Кубоклар тапшырылды

    2020 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы хуҗалыклар күчмә Кубоклар белән бүләкләнде

    Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә 2020 елга терлекчелектәге эш йомгаклары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

    Еллык эш нәтиҗәләренә җентекле анализ белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.

    - Ел нәтиҗәләре, сарыкларның баш саныннан кала, барлык күрсәткечләр буенча уңай, - дип билгеләп үтте ул. 2021 елның 1 гыйнварына авыл хуҗалыгы оешмаларында 16916 баш МЭТ (104%, яисә узган ел белән чагыштырганда 590 башка күбрәк), шул исәптән 5830 сыер (104%), 958 ат (105%) һәм 1769 сарык (96%) асрала.

    Савымга килгәндә - 28820 тонна сөт савылган (104%), бер сыерга 5066 килограмм туры килә. 25940 тонна сөт сатылган (уртача сату бәясе - 25,2 сум/кг).

    2425 тонна ит җитештерелгән (узган елга карата 108%), бозаулар саны 6122 баш тәшкил иткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 49 башка күбрәк.

    Ел йомгаклары буенча төп 4 күрсәткеч буенча (МЭТ саны, савым, ит һәм сөт җитештерү) алты хуҗалыкның («Агро-Основа», «Игенче» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Савельев А.А.», «Скоков Н. А.» һәм «Гарифуллин И. И.» КФХлар) нәтиҗәлелеге – 100% тан артык, ә калган хуҗалыклар 1-2 күрсәткеч буенча артта калган.

    Терлекчелектәге эшләрнең торышына анализ ясап, район башлыгы кайбер хуҗалыкларда терлекләрнең пычрак булуын, санитар көннәр үткәрелмәвен, тозның һәм кардаларда тупас азыкның (салам, печән) аз булуын билгеләп үтте.

    - Ел нәтиҗәләре буенча МЭТнең баш саны 2019 ел дәрәҗәсеннән кимрәк булган хуҗалыклар субсидия алмаячак, - диде Вячеслав Козлов.

    2021 елдан башлап район авыл хуҗалыгы идарәсе ел лидерларына тапшыру өчен күчмә Кубокларны гамәлгә куярга карар кылган. Нигез итеп ике юнәлеш алынган – терлекләр санын арттыру (шул исәптән МЭТ санын да) һәм продукция (ит һәм сөт) җитештерү.

    Хуҗалыклар өч категориягә бүленгән – МЭТ саны 500 баштан артык; МЭТ саны 100дән 500 башка чаклы; МЭТ саны 100 башка чаклы булганнар.

    МЭТнең баш санын арттыру буенча күчмә Кубоклар белән түбәндәге фермерлар бүләкләнде: Николай Скоков (МЭТ саны 500 баштан артык), Александр Савельев ( 100дән 500 башка чаклы) һәм Александр Козлов ( 100 башка кадәр).

    2020 ел йомгаклары буенча терлекчелек продукциясен җитештерүче иң яхшы хуҗалыклар дип «Козлова М.И.», «Савельев А. А.» һәм «Гарифуллин И.И.» КФХлары танылды. КФХ башлыкларына да күчмә Кубоклар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: