Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Алинәнең әбисе – Акбүредән

Казан шәһәрендә авиаһәлакәттә һәлак булучылар арасында 26 яшьлек Алинә Хафизова да бар, аның тамырлары безнең районга барып тоташа.

Алинәнең әбисе (әнисенең әнисе) Зәкия апа Татар Булчие (Акбүре) авылында туып үсә, хәзергесе вакытта авылда аның апалары - Рәхимә апа Билалова һәм Разыя апа Ризвановалар яши. Алинә Яңа Чишмә гимназиясендә укыткан Саимә Вәлиуллинаның туганы. Хәзергесе вакытта Алинәнең әти-әнисе Казанда - судмедэкспертиза бюросында, анда һәлак булучыларның мәетләрен тану процессы бара. Бу көннәрдә чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә һәлак булучыларның рухларына дога кылалар. Без авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнарының, якыннарының, гаиләләренең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев