Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Алты айда Яңа Чишмә районында 24 литр легаль булмаган алкоголь алынган

Быелның алты аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан 13 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән икесе Эчке эшләр бүлеге белән берлектә, 11 очракта 11 хокук бозу очрагы ачыкланган.

Аерым алганда: алкогольле продукцияне исәпкә алу тәртибендә - 3 факт; яраклылык вакыты чыгу – 2 факт; алкогольле продукцияне ваклап сату буенча декларацияне вакытында тапшырмау – 4 очрак һәм өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне сатуның 2 факты. 8 административ карар буенча штрафлар салынган (гомуми суммасы 114 мең сум), 2се буенча кисәтү чыгарылган. 6 ай эчендә 23,67 литр легаль булмаган хәмер (2020 елда 14,8 литр) ваклап сату әйләнешеннән алынган. «Халык контроле»нә гражданнардан алкогольле продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактлары турында 8 мөрәҗәгать кергән, 2 очрак расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев