Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Андреевка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак

Ел саен тиешле республика программасы буенча яңа ФАПлар төзелә.

Андреевка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты эшли башлаячак
Ел саен тиешле республика программасы буенча яңа ФАПлар төзелә.
Азат Мусин
Яңа Чишмә районында ел саен бер яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) файдалануга тапшырыла һәм гамәлдәгеләре ремонтлана.
2021 елда ФАПның яңа бинасы Андреевка авылында (гамәлдәге ФАП җайлаштырылган бинада урнашкан иде) файдалануга тапшырылачак.
Яңа объектның смета бәясе - якынча 4 млн. сум. Генераль подрядчы - Азнакай «Нефтемаш» заводы, ФАПның типлаштырылган бинасы урнаштырылган инде. Биредә җылылык, медицина җиһазлары һәм мебель белән эчке бизәү эшләре башкарылган.
Территорияне төзекләндерү, электр һәм су белән тәэмин итү, брусчатка җәю, канализация һ.б. өчен 300 мең сум тирәсе акча каралган. Бу эшне эшмәкәр М.Манунянның төзүчеләр бригадасы алып бара.
ФАПта электр җылыту булачак һәм төзекләндерү буенча барлык эшләр төгәлләнгәннән соң, 1 сентябрьгә объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
ФАПның типлаштырылган бинасы барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, Андреевка авылы халкына медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты барлык стандартларга туры килер, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев