Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Андреевка авылында ФАП төзеләчәк

Районның торак пунктларында гражданнар җыеннары һәм район үзәгендәге хезмәт коллективлары белән очрашулар тәмамланды. Соңгы җыен Андреевка авылында узды, анда район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты

Андреевка Петропавел авыл җирлеге составына керә һәм авыл халкы алдында Петропавел АҖ башлыгы Дмитрий Никитин чыгыш ясады.

Ул узган елда кергән сорауларның үтәлеше турында мәгълүмат бирде - аларның күбесе үтәлгән. Интернет эше яхшырган, җирле мәдәният йортына компьютер сатып алынган, җирле ФАП төзекләндерелгән, ә АМЙ 2022 елда ремонтланачак.

Андреевкада 110 кеше яши, күбесе нефтьчеләрдә, «Савельев А.А.» КФХда һәм бюджет учреждениеләрендә эшли. Халыкның күпчелеге үзара салым җыюда катнаша, аның хисабына юллар чиста тотыла. Шулай ук авылның Үзәк урамындагы юлга вак таш җәелгән, ул эш быел да дәвам итәчәк.

Докладчы төзекләндерү мәсьәләләренә тукталды, бюджет учреждениеләре эшен тасвирлады, халыкны ШЯХны үстерү, терлекләрнең баш санын арттыру эшләре белән активрак шөгыльләнергә чакырды.

Җирлек башлыгы шулай ук эшмәкәрләр - Александр Савельев, Николай Скоков, Сергей Заворохин һәм Әлфия Гыйльметдиноваларга төрле чаралар үткәргәндә матди ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында районның 2020 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, АҖ башкарма комитетына авыл читендәге чүплекне бетерергә кушты, авыл халкын коронавирус пандемиясенә бәйле барлык санитар кагыйдәләрне үтәргә чакырды. Ул авылда яңа ФАП 2021 елда төзеләчәген, ә Мәдәният йортын ремонтлау 2022 елга планлаштырылуын билгеләп үтте.

Район башлыгына бирелгән барлык сораулар контрольгә алынды. Авыл халкы АҖ башлыгының эшеннән канәгать булуын белдерде. Аңа халыкны кайгыртуы өчен рәхмәт әйтелде.

Җыелыш ахырында Вячеслав Козлов Надежда Сергеевага җирлекнең иҗтимагый тормышында актив катнашуы һәм һәрвакыт ярдәм итүе өчен истәлекле бүләк һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X