Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Андреевкадагы оста куллы кеше

Юрий Ружьев эшсез утыра алмый: аның куллары һәрчак эш белән мәшгуль.

 

«Безнең авылда Юрий Юрьевич Ружьев исемле кеше яши, ул бер генә дә эшсез утыра алмый. Хәзер ул үз куллары белән хәрби чор самолетының төгәл күчермәсен ясаган һәм аны түбәгә урнаштырган.  Аның өендә һәм ишегалдында музейдагы кебек. Килегез, карагыз», - дип шалтыратты редакциягә Андреевка авылында яшәүче Зөлфия Бикбова.

Күпне күргән Андреевка авылы... Ул йә юкка чыга, йә яңадан торгызыла. 250 елдан артык булу дәверендә андагы халык саны 30 нчы еллар ахырында 300 кешегә кадәр арткан һәм 90 нчы еллар башында 36 кешегә кадәр кимегән. Авыл кыенлыклардан курыкмаган һәм шәһәрләргә яки үзәк утарларга чыгып «качмаган» кешеләр аркасында гына сакланып калган. Бүгенгесе көндә авылда 18 гасыр башында бирегә килеп урнашкан алпавыт крестьяннарының нәсел дәвамчылары яши бирә. Ә менә Павлов, Сергеев, Дмитриев, Комаров, Лукоянов һәм күрше Аверьяново авылыннан күчеп кайткан Якимов кебек фамилияләрдә йөрүчеләр үз куллары белән тормышка ямь өстиләр. Алар  иске техниканы камилләштерәләр, йортлар янына һәм түбәләргә куяр өтөрле скульптуралар булдыралар. Һәм алар Андреевка авылының истәлегенә әверелә.

http://novoshishminsk.ru/images/uploads/ckeditor/jpg/62a185a3060ed_2.jpg

 

Ләкләк оясы (авторы Юрий Дмитриев)

http://novoshishminsk.ru/images/uploads/ckeditor/JPG/62a1862fbe5db_3.JPG

Безгә яңгыр да, җил дә куркыныч түгел... (Владимир Якимкин)

 

2013 елда авылда бәхетсезлек - фаҗига була: янгын вакытында өч шәхси йорт яна, уттан тагын 6 йорт - Юрий Ружьев туганнарының йорты да зыян күрә.

Аның хатыны Елена Ружьева әлеге бәхетсезлек очрагын искә ала: «Әлмәт шәһәрендә фатирыбыз, менә дигән эшебез дә бар иде. Яшәргә урын бар, янгыннан калган урыныңны калдыр да кит кенә бит инде. Әмма ул икеләтә тырышлык белән йортны торгызырга кереште. Әлмәттә тимер юл станциясенең куркынычсызлык хезмәтендә эшләп, буш көннәрдә Юрий улыбыз белән бергә Яңа Чишмә фермерлары кырларында эшләделәр. Шулай итеп, эшләп алган акчага төзелеш материаллары сатып алдык һәм йортны торгыздык».

«Ул аны яңадан торгызу гына түгел, ә тагын да яхшырак итте. Әгәр нәрсә дә булса эшләргә ниятли икән, ни генә булмасын, ул аны булдыра», - ди гаиләнең күршесе һәм дусты Людмила Федорова.

«Белмим дә инде, һәрвакытта да нидер әмәлләргә теләү ихтыяҗы каян барлыкка киләдер аның, - дип гаҗәпләнә хатыны Елена. - Яшь чагында мин аның мондый мавыгуларын әти кешенең улларыбыз өчен нәрсә дә булса эшләргә һәм аларны сөендерергә теләведер, дип аңлый идем. Ул алар өчен төрле машиналар, агачтан кылычлар ясады, таганнар, карусельләр булдырды. Балалар үстеләр һәм мин Юрийның башка стимулы булмас, дип уйладым. Әмма ул осталыгын дәвам итте, димәк, малайларны кулдан ясалган уенчыклар белән сөендереп, ул үз осталыгын тагын да күбрәк тормышка ашыру өчен камилләштергән генә дигән сүз».

Ружьевларның йортын табу кыен түгел, иң мөһиме - кирәкле урамга керү, ә алар нибары икәү генә. Икесе дә  үзенчә истәлекле, әмма без гараж түбәсенә ясап куелган  самолетны күрдек. Әйе, моннан инде үтеп китмисең! Менә ул, Андреевкада 2022 елның маенда - 1945 елның Җиңү маена багышлап ясалган шедевр!

http://novoshishminsk.ru/images/uploads/ckeditor/JPG/62a1867e5bb20_4.JPG

 

 

Сирин һәм миләш куаклары арасындагы йорт янында үзенчәлекле борынгы кое, ә янәшәдә генә - заманчарагы урнашкан, монда әле тагын пластик пальма да «үсеп утыра», аның артында «ИЖ - муравей» урын алган - бусы да Юрий Юрьевичның эше.

http://novoshishminsk.ru/images/uploads/ckeditor/JPG/62a186b97a12f_5.JPG

 

Капка артында - борынгы хезмәт кораллары һәм савыт-сабалар музее. Боларның барысы да, мөмкин булганча, бик пөхтә итеп урнаштырып куелган. Ә менә Юрийның үз иҗаты - эшчеләр һәм крестьяннарның бердәмлеген гәүдәләндерүче символны (урак һәм чүкеч) ул балтага чокып ясаган. Балта бик үткен, шуңа күрә бикле остаханәдә генә саклана. Әлбәттә, без анда да булдык, биредә дә тәртип. Елена сүзләренә караганда, Юрий үз эш урынын ярата һәм монда үзе тәртип урнаштыра.

Ә менә ул үзенең сәнгать эшен өй эчендә башкарса, эш хатынына да җитә. Үзегез уйлап карагыз, ул үзе кухняда рус мичен салган. Мич байтак урынны биләсә дә, үзенең дизайны белән генә түгел, ә тәмле итеп әзерләнгән ризыклар белән дә сөендерә.

Залда исә, фигуралы өч колонна тора -  алар шулкадәр матур итеп ясалган - исең китәрлек!

Юрий иртәгә, берсекөнгә һәм, гомумән, алдагы көннәрдә ниләр белән шөгыльләнергә җыенуын алдан ниятләп куюы хакында әйтте. Мин аңа: «Ә барысы да эшләнеп беткәч, нишлисең?», -  дидем.

«Барлык эшне дә эшләп бетереп булмастыр инде ул, авылдашлар берәр ярдәм сораса - каршы килмим», - дип җавап бирде.

Бүген Юрий Ружьев, пенсиягә чыккач, фермер хуҗалыгында эшли, бу көннәрдә техниканы урып-җыю эшләренә әзерли. Бу эшне дә ул оста башкарадыр, дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев