Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Аның турындагы истәлек әле дә йөрәгемдә яши

Николай Иванович Буреев (1927-1977)

Валентина Буреева. Яңа Чишмә #МойГеройМояСемья

Аның турындагы истәлек әле дә йөрәгемдә яши

Николай Буреев Яңа Чишмә районының Сосновка поселогында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь булган һәм ул мәктәптә белем алырга өлгергән, ә сугыш елларында, фронтка чакырылганчы, колхозда эшләгән. 18 яше тулырга аз гына калса да, ул хәрби комиссариатны үзен армиягә алырга күндергән. Чакырылыш комиссиясен егетнең нык торуы гына түгел, ә аның грамоталылыгы да җәлеп иткән, ә фронтта андый кешеләр һәрчак кирәк.

Николай Буреев 363 нче укчы полк составында минометчы сыйфатында беренче сугышка 1944 елның ноябрендә керә. 1945 елның маенда аны Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрелгән 416 ЭЭМ полкына укчы итеп күчерәләр. Анда Николай Иванович Япония белән кораллы конфликтта катнаша. Армиядә ул радио белгече — телеграфист белгечлеге ала һәм бу вазыйфада тагын 4 ел хезмәт итә. Ә 1950 елның 31 августында рядовой Н. И. Буреевны сәламәтлеге буенча армиядән комиссовать итәләр.

Н. И. Буреев «Батырлык өчен», «Кореяны азат иткән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев