Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Апрельдә Тубылгы Тау мәдрәсәсеннән балалар Әлмәткә искиткеч сәяхәт ясаганнар

Әлеге сәфәр «Буревестник» ТК, «Шешмаойл» ҖЧҖ, Малик Әхмәтов һәм Фәнис Батдалов кебек хәйриячеләр ярдәмендә оештырылган.

Алар автобус белән ярдәм иткәннәр  һәм  чыгымнарының бер өлешен түләгәннәр.

Маршрут «Бушидо-парк» күңел ачу комплексына барудан башланган, балалар вакытны күңелле үткәргәннәр. Балаларны  автобус  белән кафега алып барып ашатканнар.

Киләсе тукталыш хай-тек стилендәге яңа мәчеттә булган. Монда аларны имамның ярдәмчесе, психолог Динар хәзрәт каршы алган. Ул балалар өчен экскурсия үткәргән, җан һәм тән сафлыгын саклауның мөһимлеге, шулай ук җан тынычлыгы өчен дога кылуның кирәклеге турында сөйләгән.

Кызыклы һәм файдалы экскурсиядән соң, балалар үзләренең хәйриячеләренә рәхмәт белдергәннәр. Бу сәяхәтне оештыручыларга Аллаһның рәхмәте булсын!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев