Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел Бистәсендә җирле мәктәпне капиталь ремонтлау көтелә

2022 елның 14 гыйнварында Архангел җирлеге башкарма комитет Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Утырыш эшендә шулай ук Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, чакырылган белгечләр һәм җирлек халкы катнашты.

Архангел АҖ Советы һәм башкарма комитетының узган елгы эшчәнлеге турында авылдашлары алдында аның башлыгы Нина Сердюк чыгыш ясады. Һәм ул үзенең отчетын халык тарафыннан күтәрелгән төп проблемага (суүткәргечтәге суның сыйфаты) җавап бирүдән башлады.

«2021 ел башында халыктан суүткәргечтәге суның начар сыйфатына (судан ис килү, аның каты һәм тутыклы булуы) шикаятьләр килде. Апрель аенда суга тулы химик анализ үткәрелде һәм суның катылыгы буенча гына җитешсезлекләр ачыкланды.  Чистай СанПин нәтиҗәсе буенча су куллану өчен яраклы дип табылды.

 Ел дәвамында АҖ башкарма комитетына телдән мөрәҗәгатьләр белән 4 кеше җир кишәрлеген рәсмиләштерү, сукбай маллар проблемасы һәм урамнарны яктырту лампаларын алыштыру мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителде».

Икенче бик мөһим мәсьәлә халыкның сәламәтлегенә кагылды:

«Хөрмәтле авылдашлар, дөньяда коронавирус инфекциясе белән көрәш баруын барыгыз да беләсез. Инфекцияне булдырмау өчен халыкны вакцинацияләү үткәрелә. Бездә вакциналаштыру белән бәйле вазгыятьнең нинди булуын саннар сөйли: авылда яшәүче 281 кешенең 213е прививка ясаткан. Шуларның 189ы эшкә яраклы, 157 кеше прививка ясаткан - 83% (аерма 32 кеше), 60 һәм өлкәнрәк яшьтәге - 81 кешенең 61е прививка ясаткан, ягъни 69%. Халыкны вакциналаштыру буенча эш дәвам итә, бу тормыш өчен мөһим процедураны «аннары»га сузмагыз. ОМИКРОН штаммы белән зарарлану очраклары арту сәбәпле, «аннары»га өлгермәвегез дә  мөмкин», - дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга АҖ башлыгы.

Елның масштаблы вакыйгалары турында:

«2021 елда без сезнең белән Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда һәм Бөтенроссия халык санын алуда актив катнаштык.  Моның өчен барлык халыкка да рәхмәт сүзләрен җиткерәм».

Хакимият эшендә төп бурычлар һәм аларны хәл итү турында мәгълүмат:

«Авыл җирлеге бюджетын үтәү; - мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт учреждениеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү; - торак пункт территорияләрен төзекләндерү, җирлекнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итү; - җирлекнең икътисадын ныгыту һәм үстерү максатларында барлык милек формасындагы оешмалар белән үзара хезмәттәшлек итүне авыл җирлеге башкарма комитеты үти алды. Үзара салым акчасына һәм бюджет акчаларын тоту буенча төрле эшләр башкару өчен барлык йөкләмәләр дә үтәлде».

Чагыштыру өчен белешмә

2021 ел. Архангел АҖ территориясендә 493 кеше теркәлгән. Даими яшәүчеләр 396 кеше. 97се  (шуларның 13е-студентлар) теркәлгән, әмма анда яшәмиләр. Өч егет армия сафларында хезмәт итә. 5 никах теркәлгән (4 пар авылда яшәргә һәм эшләргә калган), 1 пар аерылышкан. 2021 елда 7 бала туган. 7 кеше вафат булган.

2020 ел.  АҖдә 511 кеше теркәлгән, 399 кеше яши. Армиягә 1 кеше киткән.

4 никах теркәлгән (авылда бер пар калган), аерылышучылар юк.

2020 елда 9 бала туган, 6 кеше үлгән.

Халыкның мәшгульлеге турында:

«Эшкә яраклы кешеләр саны - 188 кеше. Авылда 133 кеше, районда - 9 кеше, районнан читтә - 32 кеше эшли, эшсезләр - 13 кеше, хуҗабикәләр - 4 кеше, 13 кеше декрет ялында.

Авыл хуҗалыгында - 60 кеше, бюджет оешмаларында - 44 кеше, нефтьчеләрдә - 30 кеше эшли».

Җирлек территориясендә 173 йорт бар. 50 хуҗалыкта 301 баш МЭТ бар, шул исәптән 106 сыер, бу узган елга караганда 51 башка күбрәк.

Дуңгызлар - 128 баш, бу узган елгыдан 13 башка кимрәк, сарыклар һәм кәҗәләр - 97 баш, атлар - 31 баш. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар терлек азыгы белән тулысынча тәэмин ителгән, ШЯХ хуҗалары субсидия ала, сөт җыючылар эшенә шикаятьләр юк».

АҖ башлыгы Нина Сердюк отчетында иҗтимагый оешмаларның эше, авылны төзекләндерү һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге, киләчәктә үсеш перспективалары турында җентекләп сөйләнде. Район башлыгына күпер янындагы Шушма елгасы үзәнен чистартуда ярдәм сорап мөрәҗәгать дә булды. Авыл халкы мәктәпне ремонтлау буенча сорау бирде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Шушманы чистарту проблемасын контрольгә алды, ә мәктәпне ремонтлау буенча ул программага кертелгән, һәм, әгәр дә уңышлы килеп чыкса, мәктәпкә «Әкият» балалар бакчасын күчерүне исәпкә алып, ремонтланачак, дип җавап бирде.

Архангел АҖ Советы һәм башкарма комитеты эше хакында сөйләгәндә, ул байтак мәсьәләләрне хәл итәргә булышучы республика конкурсларында, «Лукойл» грантларында актив катнашырга чакырды.

Нина Сердюк җитәкчелегендәге Архангел АҖ Советы һәм башкарма комитеты эше гомуми карар белән канәгатьләнерлек дип танылды.

Һәм бу яхшы кәеф белән бүләкләү процедурасына күчтеләр.

Яңа Чишмә муниципаль районының Рәхмәт хаты белән намуслы хезмәтләре һәм Архангел авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен бүләкләнүчеләр:

«Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Подопрелова, «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ бухгалтеры Надежда Кучинская.Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен «Архангельское» КФХ» сарыкчылык фермасы эшчесе Юрий Новиков, намуслы хезмәте өчен «Архангельское» КФХ» ҖЧҖдә сыер савучы Илья Териков.

Намуслы хезмәте һәм Архангел авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен мәктәп укытучысы Мария Барсукова Архангел авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Халык җыенында үзенең чираттагы туган көнен билгеләп үтүче  Татьяна Ерашованы да котларга онытмадылар.

Ә сөт җыючы Наталья Таротина узган ел иң күп сөт тапшырган Михаил Рукавишниковны кыйммәтле бүләк белән бүләкләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев