Архангел Бистәсендә мемориаль такталар ачылды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Архангел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган якташларга мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Ачылу тантанасына һәлак булган геройларның туганнары һәм якыннары, дуслары, сыйныфташлары, авылдашлары җыелды, район башлыгы Вячеслав Козлов килде.
Мемориаль такталарда һәлак булган сугышчылар Михаил Барсуков, Петр Терехов, Дмитрий Темников, Леонид Дмитриев, Павел Тумаков һәм Александр Козлов исемнәре мәңгеләштерелгән.
- Без илебез горурлыгы булган, Россиянең тугры улларын искә алабыз. Алар безнең җиребездәге тынычлыкны саклап, безнең яшәү хакына һәлак булдылар. Һәлак булган якташларыбызның истәлеген саклау – безнең бурычыбыз, - диде район башлыгы мемориаль такталарны ачканда.
Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев