Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Архангел Бистәсендә СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар

12 августта Архангел Бистәсендә махсус операция барышында һәлак булган Петр Териковны соңгы юлга озаттылар.

Аны соңгы юлга озатырга авылдашлары, туганнары, дуслары, район хакимияте вәкилләре, учреждение хезмәткәрләре килгән иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов Петрның туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашты.

- Бу безнең барыбыз өчен дә бик авыр югалту. Хәрби операциядә катнашып, Петр Сергеевич үзенең хәрби бурычын батырларча үтәде һәм Ватан өчен үз гомерен бирде. Аның исеме җирле мәктәптә мәңгеләштереләчәк, безнең барыбыз өчен дә ул мәңгегә герой булып калачак.

Кайгы уртаклашу сүзләрен шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов һәм Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтовалар да белдерде. Контрактка кул куйганчы Петр Териков Яр Чаллы шәһәрендә эшләгән. 

Петр Териков һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Аны әнисе Галина Михайловнага тапшырдылар. Петр Териковның исеме шулай ук Автоград Геройлары аллеясында да мәңгеләштереләчәк.

Петр Териковны соңгы юлга хәрбиләрчә хөрмәтләп озаттылар. Якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев