Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Атна эчендә коронавирус 14 яңачишмәледә ачыкланган

Районда коронавирус белән бәйле вазгыять торышы кискен булып кала бирә. Соңгы атнада районда инфекциянең 14 яңа очрагы ачыкланган, авыраучылар арасында бер яшьлек бала да бар.

16 кеше стационар дәвалануда, шуларның икесе Чистайның ковид госпиталендә.

Шулай ук соңгы атнада хастаханәдән тыш пневмониянең 16 һәм ОРВИның 81 очрагы теркәлгән, шул исәптән 30 очрак 14 яшькә кадәрге балалар арасында. Шуңа бәйле рәвештә Шахмай, Ленино, Тубылгы Тау мәктәпләрендәге 9 сыйныф бер атналык карантинга ябылган. Шахмайдагы «Ромашка» балалар бакчасы да карантинда.

Коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Барлыгы 11670 доза кайтарылган, прививканы 11345 кеше ясаткан. 570 кеше ревакцинация үткән.

Мәгълүм булганча, 6 декабрьдән вакцинация узмаган учреждение хезмәткәрләре эштән читләштерелергә яки «дистанцион» эшкә күчерелергә тиеш. Район комиссиясе бу карарның үтәлешен тикшерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X