Автовокзал эшли башлады
29 апрельдә район үзәгендә автовокзалның яңа бинасы ачылды. Бинаны ачу тантанасында район башлыгы Вячеслав Козлов, "Буревестник "Автовокзалы" ҖЧҖ директоры урынбасары Илшат Нигъмәтҗанов һәм Фәридә Вәлиева катнашты.
Нурлат төзүчеләре тарафыннан төзелгән автовокзал бинасы бик матур һәм уңайлы килеп чыккан. Урнашкан урыны да бик җайлы. Бинада 40 урынлык көтеп тору залы, ана һәм бала бүлмәсе, телевизорлар, шоферлар өчен ял итү бүлмәсе, буфет, бәдрәф бар, касса да заманча җиһазланган - компьютерлар ярдәмендә билетка заказ бирергә, үтеп китүче транзит автобусларга урын булу - булмавын белешергә мөмкин һ.б. Монда барлык транзит рейслар тукталачак (Самара, Ульян, Казан, Яр Чаллы һ.б.), үзебезнең автобуслар да Казанга шуннан китәчәк.
Кызыл тасманы кисер алдыннан район башлыгы Вячеслав Козлов республика җитәкчелегенә объектны финанслаган өчен, ә төзүчеләргә сыйфатлы эшләгәннәре һәм территорияне төзекләндергәннәре өчен рәхмәт белдерде, автовокзалның озак хезмәт итүен һәм республика шәһәрләренә яңа маршрутлар ачылуын теләде.
Безнең автовокзал Казанның "Буревестник "Автовокзалы" ҖЧҖ филиалы булачак, якташыбыз Вячеслав Улитин аның җитәкчесе булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев