Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл халкы сөенде

17 февральдә Волчья Бистәсендә изгеләр: Косма һәм Дамиан хөрмәтенә төзелгән чиркәүне изгеләндерү йоласы үткәрелде. Бу тантанада Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Казан шәһәреннән үзебезнең һәм күрше районнардан җыелган дин әһелләре катнашты. Шунысы сөенечле, бу тантаналы вакыйга ике бөек бәйрәм - Пасха һәм фашизмны Җиңүгә 70 ел, шулай ук Волчья Бистәсенә...

17 февральдә Волчья Бистәсендә изгеләр: Косма һәм Дамиан хөрмәтенә төзелгән чиркәүне изгеләндерү йоласы үткәрелде. Бу тантанада Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Казан шәһәреннән үзебезнең һәм күрше районнардан җыелган дин әһелләре катнашты. Шунысы сөенечле, бу тантаналы вакыйга ике бөек бәйрәм - Пасха һәм фашизмны Җиңүгә 70 ел, шулай ук Волчья Бистәсенә нигез салынуга 250 ел тулу алдыннан уздырылды.
Изгеләндерү йоласы бик матур башкарылды. Чиркәүне изгеләндерү йолаларын үтәп бетергәч, архиепископ Анастасий мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясады. -Мин сезнең өчен шатланам. Чиркәү - ул авылның йөрәге. Хәзер өегездән чыгып, күккә карасагыз - чиркәү гөмбәзләрен күрерсез һәм Аллаһтан ярдәм сорарсыз. Дингә ышанган кеше генә үзенең җирдә яшәвенең мәгънәсенә төшенә. Динле кеше генә Аллаһка, аның ярдәменә өмет итә. Үткән якшәмбедә без тагын бер олы бәйрәмне (Сретение Господне) билгеләп үттек - бу кешенең Аллаһ белән очрашкан көне. Ходайның әмере якташыгыз Вячеслав Улитинга ирешкән һәм ул аңа һәр кеше эшләргә тиешле гамәлне эшләргә боерган. Казан җирлегендә Изге Православиене торгызу һәм үстерүгә керткән саллы өлеше өчен меценат Вячеслав Улитин олы бүләк - изге кеше - Казан Гурие медале белән бүләкләнә.
Төзүчеләр бригадасы җитәкчесе Вячеслав Пугачев, архитектор Валерий Михайлов, Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин, гомум урта белем мәктәбе директоры Николай Темников Епархия Грамоталары белән бүләкләнделәр. Митрополит районда динне торгызу һәм үстерү эшенә булышлык күрсәткәне өчен район башлыгы Вячеслав Козловка зур рәхмәт белдерде. Бу - районда бер ел эчендә төзелгән икенче чиркәү (сентябрь аенда Ленино авылында яңа төзелгән чиркәү изгеләндерелгән иде).
Район башлыгы җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп:
-Ягымлы нәфис кыңгырау һәм моңлы азан тавышлары безгә һәрвакыт иминлек һәм игелек турында хәбәр итеп торсыннар, - дип теләде.
Үз акчасына чиркәү төзеткән Вячеслав Улитин якташларына бәхет, имин тормыш теләде һәм чиркәү буш тормас, кешеләр гыйбадәт кылырга йөрерләр, игелеклерәк булырлар, дигән өметен белдерде.
Сүз ТР Президенты Аппараты вәкиле Владимир Козловка бирелде, ул авыл халкын шушы матур бәйрәм белән котлады. -Сезнең авыл тарихына яңа бит теркәлде. Әлеге чиркәүне төзү һәм ачу - кылынган явызлыкка безнең халыкның яхшылык белән җавап бирүенең тагын бер дәлиле булып тора. Яндырылган һәр чиркәү яки мәчет өчен, меценатлар ярдәмендә, хөкүмәт булышлыгы һәм барлык халыкның үз ихтыярын белдерүе белән без икешәр дини бина төзиячәкбез.
Район мөхтәсибе Газизулла хәзрәт тә бәйрәм белән котларга дип килгән иде. -Кайчандыр үзем укыган авылда шушындый олы вакыйгада катнаша алуым белән мин бик бәхетле. Һәммәгезне дә сәламләп, дини белем рухи камиллеккә ирештерә диясем килә, диде.
Соңыннан ул Мөхәммәт Пәйгамбәрнең мөселманнарга христианнар белән тату яшәргә кирәклеген васыять итеп калдыруы турында сөйләде. Һәм бу васыять үтәлә: Татарстан - уникаль территория, монда - гасырлар дәвамында милләтләр арасында татулык хөкем сөрә.
Волчья Бистәсендәге чара Май чабу бәйрәмен каршылау белән дәвам итте, монда җырлар, шаян такмаклар, пешкән ризыклар, кайнар коймаклар һәм кайнар чәйгә авыл халкы да, килгән кунаклар да сөенде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев