Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл җирендә хезмәт хакларының, сөт бәяләренең түбән булуы һәм фермерлар өчен арзан кредитлар турында

    Татарстанда "Бердәм Рәсәй" партиясеннән алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән РФ Дәүләт Думасына сайлауларга кандидатлар билгеләү буенча очрашулар үтә. 21 апрельдә Яңа Чишмә район мәдәният йортында алты спикер - Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Хәйруллин һәм Александр Сидякин, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Лилия Хөснетдинова,

    "Казан шәһәренең торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Марат Хәйруллин, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы филиалы доценты Андрей Швеев һәм вакытлыча эшсез Людмила Каня сайлаучылар алдында җавап тоттылар.
    Иң элек Татарстан төбәк оештыру комитеты вәкиле Светлана Гиниатуллина 22 майда бердәм алдан тавыш бирү көне булачагын искә төшерде. Бу көнне 560 участок ачылачак. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 2016 елның 18 сентябрендә булачак сайлауларда РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның төгәл исемлеге төзеләчәк. Сайлаучылар берничә кандидат өчен үз тавышларын бирә алалар. Теркәлгән барлык кандидатлар, сайлау округлары участоклары адреслары белән алдан тавыш бирү сайтында - http:/pg.er.ru/ - тапшырырга мөмкин.
    Шуннан соң Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Попкова җыелучыларны сәламләде.
    -Безнең бурыч бер - Яңа Чишмә районында яшәүчеләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар булдыру. Куәтле һәм оешкан команда булган очракта барысы да килеп чыгачак. Барлык кандидатларга уңышлар телим, ә без 22 майда сайлау участокларына килеп үз тавышларыбызны бирербез, - диде Надежда Ивановна.
    "Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү файдалы булырга тиеш!"
    Айрат Хәйруллин 1970 елның 1 августында Казанда туа, 1991 елны авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын кызыл дипломга тәмамлый. Башлангыч капиталын Хәйруллин институтта укып йөргән, студент елларында ук эшли. Үз гомерендә ул 150 дән артык предприятие ача (хосусыйлаштыруда катнашмыйча), 16 завод төзи, 15 мең эш урыны булдыра. 2003 елда Хәйруллин "Красный Восток Агро" агросәнәгать проекты оештыра, аннан бизнестан китә. Аның сәяси эшчәнлеге 24 яшендә башлана. "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, партиянең Генераль Советы әгъзасы.
    -Соңгы вакытта илебез азык-төлек, дарулар, кием-салым буенча чит илгә бәйле иде, шул сәбәпле без ил буенча хезмәт ресурслары бүленеше буенча җитди аерма алдык, - диде Айрат Хәйруллин. -Авыл җирендә хезмәт хакы түбән, шунлыктан районнардан яшьләр шәһәрләргә күченәләр. Безгә авыл җирендә лаеклы хезмәт хакы булган эш урыннары булдырырга кирәк. Бүгенгесе көндә без авыл хуҗалыгын үстерергә, шәһәрләрдә азык-төлек үтемле бәяләрдән, шәһәрдә дә, авылда да хезмәт хакы һәм тормыш дәрәҗәсе югары булсын өчен аңа ярдәм итәргә тиешбез,- диде.
    Аннан Хәйруллин сайлаучыларның сорауларына җавап бирде. Фермер Николай Скоков депутатка бирелә торган кредит ставкаларының югары (20-25%) булуы хакында сорау бирде.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    -Авыл хуҗалыгы өчен кредитлар буенча ставка ныклы, еллык 5%тан артык булмаска тиеш,- дип саный Айрат Нәҗип улы. -Без аграр комитетта пилот проектын эшләдек. Ходай кушса, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен без беренче мәртәбә еллык 5% белән кредитлар бирә башлаячакбыз. Мөгаен, әлегә бар да андый кредит ала алмастыр, шулай да без аны үткәрергә тиешбез. Җил тегермәннәре белән көрәшкән кебек көрәшергә туры киләчәк, чөнки шәһәрләрдә яшәүчеләр авыл товар җитештерүчесенең проблемаларын аңламыйлар. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү отышлы булсын өчен авыл хезмәтчәннәренә дәүләт ярдәме кирәк.
    Фермерның, ни өчен җитештерүчеләрдән сөтнең литрын 17 сум белән алалар, ә кибетләрдә аны 50-60 сумнан саталар, дигән соравына Айрат Хәйруллин: - Мин сезнең белән килешәм, бу чын тәртипсезлек, - дип җавап бирде .-Сөтне 15-17 сумнан сатуның мәгънәсе юк. Бездә авылларда шуның аркасында хуҗалыкларда сыерлар да калмады инде. Бу дөрес түгел! Александр Сидякин алдашырга юл куймас, мин һәр көнне әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнәм. Без 2020 елга кадәр сөтчелек терлекчелеген үстерү һәм ярдәм итү программасын булдырдык, авыл хуҗалыгы министрлыгы аны финанслау мөмкинлекләрен табар дип өметләнәбез. Әлегә без, Дәүләт Думасындагы аграрчылар, бик аз санда, бу эшләр торышы дәвам итәчәк. Шуңа күрә мин Дәүләт Думасының яңа составына шушы проблемаларны аңлаган кешеләр (авыл хуҗалыгыннан) күбрәк эләксен иде дип телим. Сөтчелек тармагы - авыл хуҗалыгында иң күп капитал салына торган тармак: ферма төзү өчен яңа фермадан алынган еллык выручкага караганда да дүрт тапкырга күбрәк акча сарыф итәргә кирәк. Сөтчелек терлекчелеген үстерү һәм дәүләт ярдәме авылда яшәүче меңләгән кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
    РФ Дәүләт Думасында эшләүче депутат Александр Сидякин яңачишмәлеләр каршында чыгыш ясаганда хезмәт хакларын түләмәгән, пенсияләр тоткарланган заманнарны искә алды, әмма шул чактан бирле күп нәрсә үзгәрде.
    -Безнең илдә халыкның реаль кереме 90 еллар ахыры белән чагыштырганда - 3,5, пенсияләр 2,5 тапкырга артты (хәер, алар әле әлләни югары түгел), - дип билгеләп үтте парламентарий. -Илебезнең көче тагы да артты һәм безнең белән дөньядагы бөтен бәйсез дәүләтләр (держава) дә исәпләшә. ТР Дәүләт Думасындагы депутатлар (алар унөч кеше) бик актив, мөһим программалар эшләүдә катнашалар. Һәм без Татарстанның күп күрсәткечләр буенча Россиядә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе булып торуы белән горурланабыз.
    Николай Скоков, шул исемдәге КФХ башлыгы:
    -Очрашу шундый күләмдәге җыелышларны үткәрү кирәклеген күрсәтте, кандидатлар белән очрашу, аларның тәкъдимнәрен һәм авыл халкына нәрсә белән ярдәм итә алуларын белү гаять мөһим. Миңа, фермер буларак, Айрат Хәйруллинның программасы якын, ул безнең хыялларыбызны һәм теләкләребезне ачык яктыртты.
    Леонид Богомолов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы:
    -Спикерлар Айрат Хәйруллин һәм Александр Сидякин ачык чыгышлары белән истә калдылар. Айрат Хәйруллинның Дәүләт Думасының аграр комитетындагы эшчәнлеге ярдәме белән авыл хуҗалыгында яхшы якка үзгәрешләр күренә, бүген ул әлеге тармакны үстерүгә зур үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Авыл хуҗалыгы белгече буларак, ул авыл халкының проблемаларын белә һәм аларны хәл итәргә булыша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: