Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл җирлекләренә - яңа автомобильләр

Декабрь азагында Казанда Татарстандагы муниципаль берәмлекләр Советының 10 нчы съезды булып узды, анда муниципаль бергәлек эшкә йомгак ясады.

Съезд үз эшенә керешкәнче ел саен Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелә торган Республика смотр-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе җиңүчеләргә хезмәт урыннарында файдалану өчен яңа 100 җиңел автомобиль һәм микроавтобус ачкычлары тапшырды.
"Яңа ел алдыннан бездә күркәм традиция яши - узып баручы елга йомгак ясыйбыз. Бүген без муниципаль җирлек җитәкчеләренең мобильлеге өчен бик тә кирәкле булган җиңел автомобильләрнең чираттагы партиясен тапшырабыз", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан һәм Республика көнен бәйрәм итү кысаларында автомобильләр тапшыру матур традициягә әверелде, дип билгеләп үтте. "Гомер-гомергә авылда аты булмаган кешенең абруе булмады. Хәзер безнең авыл җирлекләре башлыклары Рөстәм Миңнехановның кайгыртуы аркасында "атлы" булдылар һәм хәзер алар үзләренә йөкләнгән барлык бурычларны да үтәргә әзерләр", - дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров. Автомобиль алучылар арасында Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина да бар иде.
Яңа автомашина төзек булсын, һәрвакыт йөреп торсын, авыл җирлегендәге мәсьәләләрне һәм ихтыяҗларны хәл итүгә хезмәт итсен дип телисе генә кала.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев