Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл проблемалары турындагы мәсьәләләр

Яңа ел алдыннан редакциягә Волчья Бистәсендә яшәүче А.П. Пономарева һәм авылның 18 кешесе кул куйган хат килеп иреште. Хатта авыл халкы район җитәкчеләренең игътибарын проблемалы мәсьәләләргә җәлеп итәләр.

Андый мәсьәләләр исә өчәү:
- авыл эчендә асфальт юллар булмау;
- Волчанка елгасында буа булмау;
шакшы сулар чокырын авыл уртасыннан башка җиргә күчерү, ул гел тулып-ташып тора һәм сасы сыеклык урамнарга ага.
Хат карап тикшерү өчен район җитәкчеләренә юлланды. Район башлыгы В.Козлов имзалаган җавапта менә ниләр диелгән:
1. Буревестник авыл җирлегенең 2017 елга бюджетында каралган акча күләме, кызганычка каршы, Волчья Бистәсе урамнарына асфальт түшәргә мөмкинлек бирми.
2. Әгәр Волчанка елгасын буып куйсаң, су бирү башнясына суырта торган суның пычрануына китерәчәк.
3. Шакшы сулар чокырын күчерү мәсьәләсендә күп катлы йортларда яшәүче милекчеләр үзләре инициатор булырга тиешләр. Тик ул чокырның тагын бер кат ташуы билгеле булса, бу очрак районның административ комиссия утырышында каралачак һәм аны күчерү мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк.
Буревестник АҖ башлыгы И.Н. Улитинга тиешле тәкъдимнәр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев