Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл сабан туе батырлары

4 июньдә районның биш торак пунктында оешкан төстә Сабантуй бәйрәме булып үтте, бәйрәмнәрдә батыр калучыларның кайберләре район Сабан туенда катнаштылар.

Чертушлылар, чаллыбашлары һәм акъярлылар белән үткәрелгән Шахмай Сабан туенда Чертуштан КАИ студенты Булат МУСИН җиңде (ул шулай ук 2016 ел район Сабан туеның абсолют батыры да).
Зирекледә Түбән Кама кунагы, шул авылда туып үскән Илдар САФИУЛЛИН батыр калды (үткән ел район Сабан туе батыры).
Тубылгытаулылар һәм ленинолыларның бергә үткәрелгән Сабан туенда Тубылгы Таудан Рәдиф ХӘЛИЛОВ җиңде (нефтьче булып эшли).
Әдәмсәдә шул авылда яшәүче (нефтьче булып эшли) Илшат ХӘЛИЛОВ батыр калды.
Акбүредә шул авыл кешесе, Әлмәттә яшәүче, берничә тапкыр Сабантуй батыры булган Фәнил ЗАЛАКОВ җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X