Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

авыл сабан туе батырлары

7 июньдә районның биш торак пунктында Сабантуйлар булып үтте, авыл бәйрәмнәрендә батыр калучыларның кайберләре район Сабан туенда да катнашты.

Шахмай Сабан туенда (Чаллы Башы, Чертуш һәм Акъяр авыллары белән берлектә үткәрелгән) Казанда укучы Чертуш егете - студент Булат МУСИН җиңү яулады.
Зирекле Сабан туенда шул авылда туып үскән, хәзер Түбән Камада яшәүче Илдар САФИУЛЛИН батыр калды.
Тубылгытаулылар һәм ленинолылар бергә үткәргән Сабан туенда авыл егете, "Ямашнефть" НГДУ-да эшләүче Рәдиф ХӘЛИЛОВ җиңде.
Әдәмсәдә шушы авылда яшәп, Түбән Камада эшләүче Сергей БЛАХНИН батыр калды.
Акбүредәге Сабан туенда күп тапкырлар Сабан туйларында батыр калган, Әлмәттә яшәүче авыл егете Фәнил ЗАЛАКОВ җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев