Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авылда бизнеска ярдәм итү: чынбарлык һәм перспектива

    Илебезнең үсеше өчен икътисадның тотрыклы булуы зарур. Аңа ирешү өчен эре, урта һәм кече бизнеска теләктәшлек итү чаралары кирәк. Икътисадый хәлләр кискенләшкән бер чорда шәхси эшмәкәрләр кыен хәлдә калдылар, зыянга эшләү куркынычы туды. Болгавыр заманга карамастан, Татарстанда бизнесменнарга төрлечә ярдәм итәргә әзер булуны расладылар. 19 мартта республиканың икътисад министры урынбасары...

    Илебезнең үсеше өчен икътисадның тотрыклы булуы зарур. Аңа ирешү өчен эре, урта һәм кече бизнеска теләктәшлек итү чаралары кирәк. Икътисадый хәлләр кискенләшкән бер чорда шәхси эшмәкәрләр кыен хәлдә калдылар, зыянга эшләү куркынычы туды. Болгавыр заманга карамастан, Татарстанда бизнесменнарга төрлечә ярдәм итәргә әзер булуны расладылар.
    19 мартта республиканың икътисад министры урынбасары - эшмәкәрлеккә ярдәм итү Департаменты начальнигы Рөстәм Сибгатуллин безнең район эшмәкәрләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү алымнары, инвестиция проектларын финанслау, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча промышленность мәйданчыклары булдыру мәсьәләләре булды.
    - Кыскасы, чит илдән кертелгән товарлар белән сәүдә итү түгел, ә промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында үзебезнең товарларны җитештереп сатуга йөз тотабыз. Бу дөрес тә, авыл кешесенең башка төбәкләрдән китерелгән кәбестә яки сөт сатып алуы башка сыймаслык хәл. Авыл кешесе йортында тавык та асрамый, күкәйне кибеттән генә сатып ала башлады. Гаилә фермаларын үстерүгә акча бирәбез - алмыйлар. Гәрчә безнең районда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр күп булса да. Аларның әйбәт басулары да бар, терлекләрнең баш санын да арттыралар. Аларга икътисадның тотрыклы булуы кирәк, шунлыктан мондый очрашулар файдалы гына, - диде очрашуда район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Рөстәм Сибгатуллинга сүз бирде. Ул исә кече һәм урта бизнесны үстерү һәм ярдәм итү буенча республика программалары турында сөйләде: өстәмә финанслау шартларында республика һәм федераль бюджеттан - кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәменең күләме, якынча исәпләүләр буенча, 2 млрд.сум тирәсе тәшкил итә. 2015 елда Татарстанда ярдәм итүнең төп юнәлешләре түбәндәгеләр кала:
    -"Лизинг-грант";
    -милек инфраструктурасы резидентлары кредитлары буенча процент ставкаларына субсидия бирү;
    -кече һәм урта бизнес предприятиеләренә кыйммәт булмаган займнар бирү.
    Чыгыш ясаучы дәүләт финанс ярдәменә кем дәгъва кыла алуы, конкурста катнашу өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында тәфсилләбрәк сөйләп үтте. Ул, әлеге программа үз эшләрен башлап кына җибәрүче һәм эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә бүленә, диде. Соңгыларына элек сарыф ителгән чыгымнарына компенсация ясала, ә эшне башлап кына җибәрүче эшмәкәрләргә проект өчен акча "алдан" бүлеп бирелә. "Кече һәм урта бизнес эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме программасында катнашуга гаризалар бирү башланды инде. Һәм район эшмәкәрләре активлык күрсәтергә тиешләр", - диде ул.
    Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча уполномоченный Рөстәм Янтыковлар катнашты. Аларга эшмәкәрләрнең сораулары бар иде.
    Аерым алганда, Рамил Нуртдинов, президиумга мөрәҗәгать итеп, болай диде:
    -Кече бизнеска кире кайтарылмый торган дәүләт ярдәме - бу яхшы инде, моннан 10-15 ел элек без, эшне башлап кына җибәрүче эшмәкәрләр, бу хакта хыялланмадык та, диде. Үз хезмәттәшләрен исә ул кисәтеп тә куйды:
    -Кредитлар турында әйтергә телим: кредитны үз эшеңнән керәчәк табышны һәм чыгымнарны алдан исәпләп алырга кирәк. Тагы шунысы да бар: түбән процентлар белән кызыктырып, аннары "Инде алдың, ничек телисең, шулай түлә", дияргә мөмкиннәр. Бездә әле бюрократия дигән нәрсә дә бар, роспотребнадзор, ростехнадзор, экология комисссияләре, күп санлы тикшерүләр дә вакытны гына алмый, ә матди чыгымнар да таләп итәчәк. Шулай булгач, кредитларны түләргә акча калырмы, юкмы?
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: