Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыллар яшеллеккә күмелә

    Элек-электән Русиядә туй көнендә агач утырту гадәте булган. Яңа гына өйләнешкән ир белән хатын әлеге юл белән үзләренең киләчәк бәхете һәм гаилә иминлеге өчен нигез салганнар.

    Әлеге бик матур гадәт безнең районда да яшәп килә. Ул 1911 елда яңадан торгызылды. РМЙ янәшәсендәге паркта никахны теркәгәннән соң яшь парлар мәхәббәт һәм бәхет агачы утырта. 2012 елда бу аллея 13 агачка тулыланган, 2013 елда - 31, шуның 13есе Яңа Чишмә авылында яңа туган балалар хөрмәтенә. Быел бәхетле ата-аналар тагын 15 агач утыртты, ә яшь парлар - 13. Район үзәге үрнәгендә барлык торак пунктларда да шундый аллеяләр булдырылды, бары Акбүре һәм Чабаксарда гына юк. Акъяр паркында исемле 15 агач үсә инде, шуларның 6сы - яңа туган сабыйлар, берсе - туй хөрмәтенә, өчешәр агач юбилярлар һәм призывниклар тарафыннан утыртылган.
    Быел Архангел авыл җирлегендәге аллея тагын да ямьләнгән. 2012 елдан анда бары 7 агач кына үскән, ә быел 8 сабый туган һәм 8 туй булган - барысы хөрмәтенә дә агачлар утыртылган.
    Волчья Бистәсендә 25 һәм 30 ел бергә яшәүләре хөрмәтенә юбилярлар бик нык тырышкан - алар 7 агач утырткан, яңа туган сабый хөрмәтенә -1.
    Екатериналылар шэ Полякова кибете янында аллея ясаганнар. Хәзер анда 6 агач үсә: өчесен - ата-аналар, ә өчесен юбилярлар утырткан.
    Красный Октябрьдә 4 ел эчендә 58 агач утыртылган (аллея 2010 елда булдырылган). 2014 елда бюджет оешмалары хезмәткәрләре яңа туган сабыйлар аллеясен яңадан торгызганнар. Октябрьдә тагын 50 нарат агачы утыртылган. Ике ел эчендә 24 исемле агач утыртылган, ә быел яңа туган сабыйлар хөрмәтенә -8, юбилярлар хөрмәтенә - 2.
    Ленино паркында яңа утыртылган 20 наратның 6-сын ата-аналар утырткан, берсен - яңа өйләнешүчеләр, 13ен - юбилярлар.
    3 ел дәвамында Петропавел Бистәсендә иң активлары булып яңа туган сабыйларның әти-әниләре торган, алар 17 агач утырткан, аллея тагы да киңәйгән, яңа өйләнешүче парлар 5 агач утырткан.
    Тубылгы Тау халкы тарафыннан яңа туган сабыйлар хөрмәтенә - 10, юбилейлар хөрмәтенә 5 агач утыртылган.
    Әдәмсә юбилярлары - 8, ә яңа гына әти-әни булучылар 2 агач утыртканнар.
    Шахмай мәдәният йорты янәшәсендәге аллеядә ике ел эчендә 34 агач утыртылган: 19ын - ата-аналар, 10ын - яшь парлар, 5 есен юбилярлар утырткан.
    Җәен бу аллеяләр яшеллеккә күмелеп, чия, миләш, алма агачлары үз җимешләре белән сөендерер, чыршы һәм нарат агачлары арасында чиста һава хөкем сөрер.
    Мәгълүматлар ЗАГС бүлегеннән алынды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: