Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл халкының яхшы тормышы төзекләндерүдән башлана

Узган атнада район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәге территориясен карап чыгып, анда яшәүчеләр белән аралашты.

Өч катлы йортларда яшәүчеләр белән аралашканда, хатын-кызлар үз ишегалларында кер киптерү өчен җайланмалар юклыгына зарланды. Яшьләр белән эшләү буенча да кисәтүләр бар, алар скверларда кич утырулар оештырып, үзләреннән соң чүп өемнәре калдыра.

«Халык җитешсезлекләрне дөрес күрсәтә, барлык мөрәҗәгатьләр дә язып алынган, теге яки бу эшчәнлек өчен җавап бирүче һәр җитәкче якын арада барысын да төзәтергә тиеш», - диде район башлыгы атналык планеркада.

Шулай ук район башлыгы кайбер объектлар тирәсендәге территорияләрнең тиешенчә каралмаганлыгына кисәтүләр ясады.

Урамнарны чистартуга, парк һәм скверларның торышына, күп фатирлы йортларны карап тотуга, шулай ук район үзәге учреждениеләрен төзекләндерүгә аерым игътибар бирелде.

Икенче көнне без машина белән район үзәге буйлап йөрдек, аерым алганда, төзекләндерү буенча кисәтүләр булган урыннарны карадык.

Без төшергән фотоларны газетабыз сайтында күрергә мөмкин, әмма, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район башлыгы тәнкыйтьләвеннән соң чүп үләннәре чабылган участокларда эш начар эшләнгән. Район башлыгының кисәтүләрен тиз үтәгәннәр, әмма  моны сыйфатсыз башкарганнар.

Бинаны тышкы ягыннан һәм ян-яктан гына тәртипкә китереп, бина артларын җыештырмыйча калдырган кайбер бизнесменнарга да тәнкыйть сүзләре яңгырады. Без шулай ук кер киптерү урыннары булмаган өч катлы йорт ишегалдында да булдык. Чыннан да, эшләнәсе эшләр бар: ике багана куеп, алар арасында бау сузарга кирәк, моның өчен урын бар. Һәм бу йортта бу эшне эшләрлек ир-атлар барлыгы күренеп тора, чөнки ял итү өчен беседка яхшы ясалган һәм урнаштырылган.

«Ә менә ике багананы куя алмыйлар, кемнеңдер килеп, эшләп бирүен көтәләр, - ди күрше йортта яшәүче Мария, - хатын-кызлар урамга өйдәге керләр киптерү җайланмасын алып чыгарга мәҗбүр».

Беседка, чыннан да, яхшы эшләнгән, аның тирәсендә чүп үләннәре чабылган, янында баскычы да бар. Кипкән үлән, ботаклар, төрле әйберләр ташланган чүплек оясы да шунда гына. Ерак та түгел балалар өчен яңа уен мәйданчыгы. Иске таганнар һәм таучык элеккеге урында калган. Алар тирәсендә дә чүп үләннәрен чабып,  иске таганнарны буяп, яки кирәкмәсә, аларны бөтенләй сүтеп алырга да була бит, юкса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев