Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең пенсияләре арта

2019 елның 1 гыйнварыннан озак еллар авылда үсемлекчелек һәм терлекчелектә төрле эшләрдә эшләгән кешеләрнең пенсияләре арта.


Картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25 % ы күләмендә пенсиягә өстәп түләү көтелә.
Әлеге өстәмә бүгенге көндә эшләмәүче һәм авыл җирендә яшәүче 30 ел авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кешеләргә кагыла. Ягъни, кешенең 30 ел стажы булырга, ул авылда яшәргә һәм эшләмәскә тиеш.
Яңа Чишмә районында шундыйлар 830 кеше һәм 2019 елдан алар әлеге түләүне ала башлаячак.
Шуны да җиткерәбез, ел саен ясала торган индексацияләүдән тыш (эшләмәүче иминият пенсиясе алучыларның барысына да 2019 елның 1 гыйнварыннан 7,05 % башкарылачак), тиешле авыл стажы булган кешеләр түбәндәге өстәмә алачак: 1300 сум – картлык һәм 1 һәм 2 төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучылар, ә пенсионер 3 төркем инвалидлар – 669 сум. Шуны да билгеләп үтү кирәк, аннан соң әлеге сумма индексацияләнәчәк.
Әлеге яңадан исәпләү пенсия эшләре нигезендә Пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә башкарыла, әгәр пенсионер кулында авылдагы эше турында өстәмә мәгълүматлар бар икән, аларны РПФ бүлегенә китерергә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев