Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Авыл халкы Чикәнәш ярларын чистарту өчен җан ата

Красный Октябрь җирлегендә бурычлар акрынлап хәл ителә.

Красный Октябрь авыл җирлеге советы һәм башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы эшендә Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов катнашты. 2024 елда башкарылган эшләр турындагы хисап белән җирлек башлыгы Владимир Захаров чыгыш ясады.

«2024 елда җирлектә (4 торак пунктта) авыл кешеләренең уңайлы һәм имин яшәве мәсьәләләре буенча көндәлек бурычларны хәл итүдән тыш, җирлек администрациясе өчен дә, барлык халык өчен дә мөһим бурычлар – СВОда катнашу һәм тылдагы хәрбиләргә ярдәм итү булды.

Безнең авыл җирлегеннән 2024 елда контракт буенча Василий Масяев, Иван Барсуков, Сергей Савинов һәм Егор Пантелеев китте. Махсус операция башланганнан бирле СВОга барлыгы 9 якташыбыз китте. Кызганычка каршы, дүртесе һәлак булды. Җирлек халкы мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүчеләргә азык-төлек, җылы әйберләр җыеп җибәрде. Көмеш волонтерлар якташларыбызга аерым ярдәм күрсәтәләр, чәйләр җибәрәләр, мендәр тегәләр, окоп шәмнәре һ.б. ясыйлар», - дип, Владимир Захаров хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, волонтерларга һәм битараф калмаган кешеләргә рәхмәтен белдерде.

 

Белешмә

Красный Октябрь авыл җирлегендә 549 кеше яши (689 теркәлгән).

Красный Октябрьдә – 415 (515), Екатериновка авылында -83 (94),

Новопоселенная Лебедкада – 50 (75), Гарь – 1 (5).

2024 елда 2 никах теркәлгән, 3 бала туган, 8 кеше үлгән.

Эшкә яраклы халык - 414 кеше:

икътисадта эшләүчеләр – 354, шуларның 136сы районнан читтә эшли.

Пенсионерлар - 165, студентлар – 27, 18 яшькә кадәрге балалар – 106 кеше.

Җирлек бюджеты керемнәре 2024 елда 11364,2 мең сум күләмендә үтәлгән, план буенча – 9846,9 мең сум тәшкил итә (үтәлеш – 115,4%). Шул исәптән үзара салымның гомуми суммасы 993,7 мең сум. Планлаштырылган эшләргә тотылган һәр сум өчен администрация җирлекнең рәсми сайтында хисап тота.

Хисап елында җирлектә яшәүчеләрдән җир кишәрлек-ләрен һәм йортларны рәсми-ләштерү, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булу һәм урам яктырткычларын алыштыру буенча 5 мөрәҗәгать кергән. Барлык мәсьәләләр дә оператив хәл ителгән.

Халык башкарма комитетка куйган түбәндәге бурычларны тиз хәл итеп булмавы һәркемгә аңлашыла: 1. Красный Октябрьдәге тукталыш павильоны төзелеше.

2. Район үзәгендә Россельхозбанк банкоматын урнаштыру.

Беренчесен дә, икенчесен дә хакимият объектив сәбәпләр аркасында максатка ярашлы түгел дип саный: павильонга атнага 1-2 кеше мохтаҗ, ә кичке һәм төнге вакытта ул «культурасыз ял итүчеләр өчен беседка» булып хезмәт итәчәк. Банкоматка килгәндә, халыкка теләсә кайсы банк карталары Сбербанк банкоматларында да кабул ителә дип аңлаттылар.

Тагын бер борчыган мәсьәллә - Чикәнәш елгасы ярларының чүп-чар белән тулуы. Бер өем ботакларны яндырырга һәм елга буендагы тиресне җыярга кирәк булган. Бу эшләр башкарылган. Ләкин җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, ботаклар яндырылган урынга ваемсыз кешеләр инде янәдән такталар һәм башка чүп-чар ташып тутырган. 

Хәзер Красный Октябрь халкы ярларны техника белән тигезләү һәм бистәдәге бердәнбер сулык – Чикәнәш елгасының үзәнен чистартуны сорый. Шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Хамис Хәлиуллиннан төрле ашламаларны бик ярата торган рапсны торак пунктлардан ераграк чәчүләрен сорадылар, чөнки сиптергәндә бу химикатлар шәхси бакчаларга да эләгә. Бу мәсьәлә, башкалары кебек үк, игътибар үзәгенә алынды.

Ринат Фәсахов Владимир Захаров җитәкчелегендәге Красный Октябрь авыл җирлеге советы һәм башкарма комитеты эшенә йомгак ясады. Илдәге һәм дөньядагы киеренке вәзгыять безнең районда да чагыла, әмма шуңа да карамастан, барлык күрсәткечләр буенча Яңа Чишмә районы республикада иң яхшы унлык арасында тора, дип билгеләп үтте. Район икътисадына нефть компанияләре һәм, әлбәттә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре зур өлеш кертә. Шуңа күрә авыл хуҗалыгын үстерергә, шәхси хуҗалыкларда терлекләр санын арттырырга кирәк.

Сүзен йомгаклап, ул авыл халкына актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде. Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән «Зубов А.В.» КФХ механизаторы Сергей Евграфов һәм мәктәп педагогы Наталья Егорова бүләкләнде, шулай ук көмеш волонтерлар Елена Захарова һәм Татьяна Ивановага бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев