Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бакташ авылында «Мәсания» мәчете ачылды

27 ноябрьдә Яңа Чишмә районының Бакташ авылында якташлары, эшмәкәр Рифкать Закиров ярдәмендә төзелгән яңа мәчет ачылды.

Бакташ авылы Әдәмсә АҖ составына керә, биредә 40ка якын йорт бар, аларда 30дан артык кеше яши. Авыл бик матур урында - Кичү елгасы ярында  урнашкан, монда урман да бар, киң болыннар да җәелгән. Җәй җиткәч, шушы авылдан чыккан кешеләр бирегә ял итәргә кайта.

Бүгенге көнгә кадәр монда мәчет булмаган. Тик узган ел ахырында Түбән Камада яшәүче эшмәкәр Рифкать Закиров (аның әбисе шул авылдан), авылда мәчет төзергә карар кылган.

Төзелеш эшләре агымдагы елның май аенда, авыл халкы белән берлектә мәчет урынын билгеләгәннән соң башланды. Җәйнең соңгы аенда төзелеш ахырына якынлашты. 6-7 август көннәрендә мәчеткә манара һәм ярымай куелды (бу хакта без «ЯЧХ»ның 13 август санында язган идек).

Сентябрь-октябрь айларында мәчеттә барлык төзелеш һәм территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланган. Мәчетнең эче зәвык белән ясалган - матур пәрдәләр, йомшак келәмнәр һ. б., ә иң мөһиме - анда җылы (хәтта, идәннәре дә җылытылган) һәм яхшы санузел бар.

Бакташлыларның шатлыгын уртаклашырга йөзләгән кеше килгән. Алар арасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Алексеевск, Аксубай, Нурлат, Чистай районнары имам-мөхтәсибләре, Яңа Чишмә районы мәчетләре имамнары, эшмәкәрләр, авыл халкы һәм кунаклары. Мәчет янында барлык җыелучылар өчен чәй табыннары әзерләнгән. Тантана башланыр алдыннан теләүчеләр самавырларда кайнаган  чәй һәм коймаклар белән сыйланды.

Ринат Фәсахов барлык бакташлыларны һәм авыл кунакларын әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Ул Рифкать Закировка, авылга шундый зур бүләк ясаганы өчен, рәхмәт белдерде һәм халыкны мәчет юлын онытмаска өндәде. Аннан соң Р. Фәсахов Рифкать Закировка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды һәм истәлекле бүләк белән бүләкләде.  Шулай ук мәчет төзүдә һәм территорияне төзекләндерүдә актив ярдәм күрсәткәннәре өчен «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Динар Әхмәтшинга, Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Илнур Хисмәтуллинга, Бакташ авылында яшәүче Хәмит Фәттахов һәм Рафаэль Нәбиуллиннарга район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Рифкать Закировка һәм барлык хәйриячеләргә рәхмәт сүзләрен Яңа Чишмә районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров җиткерде. Равил хәзрәт Зөфәров Рифкать Закировка ТР Мөфтие исеменнән  ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Рифкать Закировка һәм авыл халкына Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова да рәхмәт белдерде, ә аннан соң аның тарафыннан мәчеткә диварга элеп куя торган сәгать бүләк ителде.

Рифкать Закиров исә үз чыгышында тамырлары шушы авылда булуын һәм шуңа күрә, әбисе истәлегенә монда мәчет төзергә карар кылуын аерым ассызыклады. «Мин мәчет төзелешендә ярдәм итүчеләрнең барысына да  рәхмәт әйтәсем килә», - диде ул һәм  мәчетнең беркайчан да буш тормавын теләде. Аннан соң ул төзүчеләргә һәм авыл халкына бүләкләр бирде.

Рифкать Закировның әбисе истәлегенә мәчетне «Мәсания  мәчете» дип атадылар.

Тантаналы ачылыштан соң анда беренче тапкыр азан әйтелеп, өйлә намазы укылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев