Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бакташлыларның төп проблемасы - юлсызлык

Инде менә икенче ел рәттән Бакташ авылында авыл көне үткәрелде. Бәйрәмдә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты.

- Үткән гасырның 50-60 нчы елларында безнең авылда 200 гә якын кеше яши, 40 тан артык мәктәп укучысы бар иде, - дип искә ала җирле башлангыч мәктәп укытучысы, хәзер инде пенсионер Минабетдин Рахматуллин. - Ә 70-80 нче елларда халык күченеп китә башлады - хәзер авылдан чыккан күпчелек халык Түбән Камада, Яр Чаллыда, Әлмәттә яши. Авылда иң яшь кеше - 1958 елда туган, мәктәп яшендәге балалар юк.
Бүген Бакташта 40 йорт, шуның 25-сендә 38 кеше яши (нигездә, пенсионерлар), ә калган 15 сеннән, дача йортлары буларак, җәйге көннәрдә генә файдаланалар. Азык-төлек белән автолавка һәр көн саен була, медицина хезмәткәре дә даими килә.
Бу авылның төп проблемасы - юллар, дөресрәге, юлсызлык. Язгы-көзге юл өзеклегендә, карлы кышларда авылга кереп булмый.
Әдәмсәдән Бакташка кадәр 4,5 чакрым юл салырга кирәк, проект-смета документлары бар, төзелеш федераль программага кергән, әмма илдәге кризис аркасында финанслау туктатылган.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең котлау сүзләрендә һәм чыгыш ясаганда нәкъ менә шул хакта сөйләде. Ул әлеге мәсьәләне күтәрү өчен күп көч куярга вәгъдә итте, шулай ук авыл урамында 860 метр озынлыгында вак таш - комлы катнашмалы юл төзүне 2017 ел программасына кертү турында да әйтте.
... Авыл көне үткәрү инициативасы дистә еллар Түбән Камада яшәгәннән соң гаиләсе белән туган авылына кайткан Халидә Нәбиуллина тарафыннан булган. Монда зур гына йорт төзегәннәр, хуҗалыклары бар, янәшәдә генә Кичү елгасы агып торган табигатьнең матур бер почмагында яшиләр, ә бакча артында - җиләк күпләп була торган болын һәм урман.
Үткән ел ул байтак кына авылдашларына шалтыратып, бергәләшеп авыл көнен үткәрергә, ял итәргә, күңел ачарга, авыл программалары хакында сөйләшергә чакырган һәм күпчелеге риза булган. Авыл җирлеге башкарма комитеты да кушылган.
Һәм менә икенче ел бакташлылар зур бер гаилә булып үзләренең туган авылына җыелышкан. Нәкъ менә урамга төрле сый-нигъмәтләр куелган зур өстәлләр куйганнар, балалар өчен уеннар һәм күңел ачулар оештырганнар (кечкенә Сабантуй кебек булды). Бәйрәм алдыннан кич белән гармунга кушылып җырлар җырлап барлык йортларда булганнар, бүләкләр җыйганнар һәм бәйрәмгә чакырганнар. Һәркайсы үз сый-хөрмәтен күрсәтеп, тәмле камыр ризыклары, бәлеш, салатлар, компотлар, яшелчәләр, яңа бал һ.б. алып килгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Бакташта бик тә актив, намуслы халык яши. Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова үз котлавында, сезнең бердәм, актив һәм кунакчыл булуыгызга мин бик шат. Үз көчегез белән авылда суүткәргеч ясадыгыз, зиратта хуҗалык блогы төзедегез, йортларыгыз тирәсендә һәм урамнарда һәрвакыт чисталык хөкем сөрә, дип билгеләп үтте.
Бәйрәмдә авылның хөрмәткә лаек кешеләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында Камил һәм Кәримә Фәттаховлар гаиләсе дә бар, алар 60 ел бергә, юбиляр Мәдинә Зөбәерова, Габделхак Нәбиуллин, Габидулла Талипов һәм авылдагы иң өлкән хатын-кыз Мөслимә Агмалова авыл җирлеге башкарма комитетта актив ярдәмчеләр.
Рәсми котлаулардан соң җыелган барлык кешеләр дә бәйрәмне җыр һәм биюләр белән дәвам иттеләр. Фидания Кыямова, тормыш иптәше белән Равил Агмалов, Халидә Нәҗипова башкарган җырлар ямь өстенә ямь булды, элекке укытучы Миңниса апа Нәбиуллина үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды.
Әлеге шигъри юллар авторына бакташлылар: безнең авылга юл булса, күп гаиләләр кире кайтып, яңа өйләр төзерләр һәм авыл тулы канлы тормыш белән яшәр иде", - диделәр. Аларның теләкләре Ходай Тәгаләнең амин дигән җиренә туры килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев