Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Балачактан коррупциясез» девизында очрашу

«Актив гражданлык позициясен һәм законга хөрмәт белән карауны балачактан ук формалаштырырга кирәк», - дип саный район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева. Нәкъ менә шул уңайдан бүген балалар иҗат үзәгендә башлангыч мәктәп укучылары белән очрашу булган.

Әлеге очрашу «Балачактан коррупциясез»  девизында узган. Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Евгения Янова балаларга «коррупция»нең нәрсә икәнен үз сүзләре белән аңлатырга тәкъдим иткән, әңгәмә барышында ришвәтнең ни өчен алынуын һәм бирелүен ачыкларга тырышкан.

Күтәрелгән теманың нечкәлекләре турында сөйләшкәннән  соң, балалар коррупция фактларына көнкүрештә, көндәлек эштә, хакимият органнарында тап булу мөмкинлеген белгәннәр, илебезнең яшь гражданнары буларак, бу күренеш белән тагын кайда очраша алулары һәм аңа ничек  итеп дөрес каршы тору кирәклеге турында фикер алышканнар.

Ирина Лобачева балаларга район хакимияте һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре арасында коррупцияне профилактикалау буенча нинди эшләр алып барылуы турында әйткән, моның өчен җәза бирү мөмкинлеге турында сөйләгән, шулай ук балаларның гадел булуын теләгән.

 «Әгәр барыбыз да гадел, намуслы булсак, сезнең ресурслары күбрәк булган кешеләр белән бертигез күләмдә югары квалификацияле медицина ярдәмен алу, шулай ук иң яхшы укытучылар җитәкчелегендә бушлай уку мөмкинлеге булачак. Сез карьера баскычыннан да киртәләрсез  атлый алырсыз. Сезгә иҗади һәм профессиональ рәвештә хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен юллар ачылыр» - дигән Ирина Лобачева.

«Коррупциягә һәрвакыт юк дияргә кирәк!» Яңа Чишмә авылының башлангыч мәктәбе укучылары файдалы очрашу ахырында нәкъ менә шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X