Район яңалыклары
Балалар бакчаларында видеокүзәтү системасы юк
Район прокуратурасы тарафыннан Акбүредәге "Кояшкай" балалар бакчасы эшчәнлегендә террорчылыкка каршы көрәш турындагы законның үтәлеше тикшерелде.
Тикшерү балалар бакчасында балаларны яклау һәм саклауга карата куелган таләпләрнең бозылуын күрсәткән, бигрәк тә хәлләр торышын техник контрольдә тоту системасы, ягъни видеокүзәтү юк.
РФ Хөкүмәте Карары белән күпләп кеше җыела торган урыннар видеокүзәтү системасы белән җиһазланган булырга тиеш.
Райондагы 5 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесендә шуңа охшаш хәлләр ачыкланган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 6 административ - дәгъва гаризасы хәзерләнеп, район судына юлланган. Суд карары нигезендә 2016 елның 1 октябренә чаклы райондагы барлык белем бирү учреждениеләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев