Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Балалар бакчасы мәктәпкә күченде

    Чәршәмбе көнне, 12 мартта, Акбүре мәктәбендә аерым керү юлы белән "Кояшкай" балалар бакчасы өчен яңадан үзгәртеп корылган сыйныф бүлмәләрен тантаналы шартларда ачу чарасы булып үтте. Район башлыгы Вячеслав Козлов балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хөснуллинага символик ачкыч тапшырды.

    Мәктәптәге буш сыйныф бүлмәләрен һәм биналарны үзгәртеп кору буенча төзелеш эшләре 2013 елның җәендә район бюджеты акчаларына башланган иде (әлеге максатларга 600 мең сумнан артык акча тотылган) һәм әлеге эшләр хәзер тулысынча төгәлләнгән.
    Яңадан җиһазландырылган сыйныфларда уңайлы һәм якты уен, йокы бүлмәләре, ашханә, бәдрәф һ.б. булдырылган. Хәзер балалар бакчасына сигез бала йөри.
    Акбүрелеләрне өй туе белән котлап, Вячеслав Козлов булган җитешсезлекләр кыска срокларда бетереләчәк, дип билгеләп үтте, ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре барышында ярдәм күрсәткәннәре өчен АҖ башкарма комитетына, мәктәп һәм балалар бакчасы коллективларына рәхмәт белдерде, шундый матур балаларның тагы да күбрәк булуын теләде һәм бакчага җиһазлар сатып алу өчен 10 мең сумлык сертификат тапшырды.
    -Балалар бакчасы яки мәктәп ачылу теләсә кайсы авыл өчен һәрчак бәйрәм, - дип билгеләп үтте үзенең котлау сүзләрендә мәгариф бүлеге мөдире Александр Еронтьев. - Монда балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, бакчада балаларның тагы да күбрәк булуын телим, - диде ул соңыннан.
    Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, балалар бакчасы мөдире Гөлсирә Хөснуллина, мәктәп директоры Харис Латыйпов, шулай ук ата- аналар исеменнән Гүзәл Харисовалар үзләренең чыгышларында район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре белдерделәр.
    Җирле мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә хәзерләнгән сценарий буенча балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр зур булмаган концерт бирделәр. Аннан район башлыгы Вячеслав Козлов Гөлсирә Хөснуллинага символик ачкыч тапшырды.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: