Балалар - каз өмәсендә
Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе.
Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә, бик теләп асраганнар. Беренчедән, аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме.
Инде борынгы йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган.
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар.
-Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә - күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр. Шушы матур йола белән якыннанрак танышу өчен без балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Хәмдия апаларга чын «Каз өмәсенә» бардык. Балалар рәхәтләнеп бу мавыктыргыч чарада катнаштылар. Апаларның җыр-биюләрен, каз йолкуга кагылышлы такмак-сынамышларын, элек булган хәлләрне сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап тордылар, дип хәбәр итә безгә Тубылгы Тау авылындагы «Тургай» балалар бакчасы мөдире Эльвира Әбүнәгыймова.
-Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Без дә балаларга йоланын ул ягын да күрсәтергә булдык.
Су буеннан кайткан җиребезгә хуҗабикә каз мае белән коймак кыздырып куйган. Чәйләр эчеп, сыйланып бакчага кайтып киттек.
Күргәнебезчә, каз өмәсе - ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Балаларга авылыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәтү - безнең бурыч.
Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага -
Шау-гөр килә һәммәсе!





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев