Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Бар эшебез – халык өчен

    Һәр елны мартның өченче якшәмбесендә Россиядә ТКХ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм алдыннан без ТКХ-да 10 елдан артык эшләгән производство-техник бүлек начальнигы Федор Темников белән очраштык һәм хуҗалыкның үткән елдагы эшләре һәм быелгысы елга планнары турында сөйләвен үтендек. -Сезнең эшегез нидән гыйбарәт? -ТКХ суүткәргечләрнең, канализация, җылылык белән...

    Һәр елны мартның өченче якшәмбесендә Россиядә ТКХ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәм көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм алдыннан без ТКХ-да 10 елдан артык эшләгән производство-техник бүлек начальнигы Федор Темников белән очраштык һәм хуҗалыкның үткән елдагы эшләре һәм быелгысы елга планнары турында сөйләвен үтендек.
    -Сезнең эшегез нидән гыйбарәт?
    -ТКХ суүткәргечләрнең, канализация, җылылык белән тәэмин итүдә өзлексез эш итүне күздә тота, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, чүп-чар җыю һәм түгү кебек эшләр өчен җавап бирә. Хәзергесе вакытта безнең оешма, ТКХ-ның күп кенә башка тармаклары кебек үк, шактый кыен вакытлар кичерә. Чөнки үткән гасырның 90 еллардагы икътисадый реформалар чорында безнең илдә ТКХ-ның төп фондына инвестицияләр кертү кисәк кимеде. Шул сәбәпле алар хәзергесе вакытка бик нык таушалган хәлдә: бер өлеше авария яисә авария хәленә җиткән.
    -Тик шулай да, кулланучы буларак, су белән тәэмин итүдә районда хәлләр торышы яхшыра бара, бәлки бу минем фикер генәдер?
    -Рәхмәт. Әйе, район үзәгендә байтак урамнарда су белән тәэмин итү торбалары (үзәктән) алыштырылды һәм шуңа күрә суүткәргечләрдә аварияләр килеп чыгу очрагы кимеде, димәк су басымы кимеми дигән сүз. Хәер, суүткәргечләрне алыштыру таләп итә торган участоклар бар әле. Кайбер урыннарда асбест торбалар сузылган, мисал өчен, Яңа Чишмәдә Шмидт урамында әлегә кадәр чуен торбалар сафта. Һичшиксез, вакыт үтү белән (ә бу 30 ел арасында) торбалар ярыла, шуның нәтиҗәсендә су агу, саркып торулар барлыкка килә, без исә аларны тиз арада бетерергә тырышабыз, әгәр дә инде торбаларда тишелгән урыннар берьюлы берничә урында булганда (еш кына шулай да булгалый) эшне үзвакытында башкара алмыйбыз. Мондый көтелмәгән хәлләр шактый еш була һәм шуңа күрә ремонт бригадасына эштән соң да эшләргә туры килә. План нигезендә алып барыла торган эшләргә килгәндә, без аларны үтибез. Мисал өчен, быелгысы елда Петропавел Бистәсендә су белән тәэмин итү эше җайга салынды, район буенча 15 кә якын насос алыштырылды, "Гряда" су алу җайланмасындагы 45 киловольтлы насосны тагы да экономиялерәк - 32 кВт.-лыга алыштырдык. РҮХ, хакимият, 118 нче ҺУ-дагы котельныйларның ягу мичләрен алыштырдык. Шушы мичләрне көйләү өчен белгеч чакырттык. Чүп-чарны график буенча түгәбез, контейнер мәйданчыкларын чиста тотарга тырышабыз. Канализация системасында эшләүче насосларны еш алыштырырга туры килә (алар канализация торбаларына чит әйберләр эләгү аркасында янып чыга).
    -Быелгысы елга нинди эш планы билгеләнгән?
    -Безнең планнар зурдан. Болар: беренчесе - Рус Чабаксарында суэтем башня черегән, яңасын куяр өчен миллионга якын акча кирәк булачак, бездә мондый акчалар юк. Икенчесе - Акъярда эшли торган насос электр энергиясен күп сарыф итә, аны тагы да экономиялерәккә алыштыру кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итү - безнең планнарның мөһим өлеше. Ә калганнары буенча элеккегечә эшләячәкбез, моның өчен безнең техника да, кешеләребез дә бар.
    -Штат белән хәлләр ничегрәк, эш урыннары бармы соң?
    -Штат безнең тулы, кадрлар агымы юк диярлек, бездә 10 ар ел эшләүчеләр бар, ә коллективны Игорь Роменский җитәкли, без аңа зур өметләр баглыйбыз. Һәм быелгысы елда коллектив белән гражданнарыбызның тормышын тагы да яхшырак, ямьлерәк итәргә тырышачакбыз.
    -Рәхмәт. Сезнең коллективны һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, муллык, бәхет һәм барлык эшләрдә уңышлар телибез.
    Әңгәмәне Лариса
    ФЕДОРОВА алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: