Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Базарда йөрдек – бәйрәмгә товарлар сатып алдык

    Шимбә көнне, 30 апрельдә үткән ярминкәгә яңачишмәлеләр бакча мәшәкатьләрен һәм бәйрәм кирәк-яракларын истә тотып чыктылар.

    Шунлыктан игътибар иң элек җиләк-җимеш үсентеләренә, бакча культуралары орлыкларына бирелде. Бакча сезонын ачып җибәргән Яз һәм хезмәт бәйрәме быел Пасха бәйрәменә туры килде. Шуңадыр, ярминкәдә күкәй, сөт, эремчек, каймак, яңа суйган ит, ак май, колбаса (үзебездә җитештерелгән башка ит ризыкларына да) ише азык-төлеккә сорау зур булды. Төрле камыр ризыклары куелган киштәләрдә төрле зурлыкта пешерелгән матур итеп бизәлгән куличлар да урын алган иде. Радоница бәйрәме якынлашканга, ясалма чәчәкләр дә әйбәт сатылды. Күпләр бәйрәмнәрне табигать кочагында каршылап, пикник ясар өчен маринадланган шашлык алды. Тазә яшелчәләр, җиләк-җимеш, чикләвек, яңа тотылган балык, субпродуктлар, тозланган, ысланган сало, койка ясар өчен дуңгыз аяклары һәм башка ризыклар сатып алучыларны җәлеп итте. Дуңгыз ите - 250, тиз арада (1,5 сәгать эчендә 250 кг сыер ите) сатылып беткән сыер ите 290-300 сумнан сатылды.
    Яшь тавыклар һәм бройлер чебешләре (1 айлык, 10 көнлек, 2,3,4 атналык-100=200 сумлык) сатучылардан алар өчен махсус азык та сатып алырга мөмкин иде. Яңа Чишмә гимназиясе ярминкәгә инде ничәнче кат яшелчә алып чыкса, быел салат өчен әзер пешкән чөгендер, кишер, бәрәңге дә тәкъдим итте.
    -Барын да алалар. Авыл кешесе өчен ул бик кулай. Без һәр җомга саен сатабыз. Җайлы бит: алуга турыйсың да, тиз генә "тун астында селедка", "Оливье" салаты яки винегрет ясап куясың. Хуҗабикәләрнең вакыты да янга кала, ансат та, - ди гимназия хезмәткәре Наилә Вәлиева. -Мәктәп яны участогыннан без мул уңыш җыеп алган идек. Укучыларыбыз да уку елы әйләнәсенә яшелчәләр белән тәэмин ителгән, ярминкәгә чыгып табыш та алабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: