Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны Зоя Николаевна Буреева истәлекләре белән уртаклаша.

Аның якты истәлеге күңелемдә мәңге сакланыр…

Н.И. Буреев 1927 елда Яңа Чишмә районының Сосновка бистәсендә туган. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь була. Сугышка чаклы Николай  мәктәптә белем алырга өлгерә, ә сугыш елларында фронтка алынганчы колхозда эшли. 18 яшен тутырып бетермәсә дә, ул хәрби комиссариатны үзен сугышка алырга күндерә. Армиягә чакыру комиссиясен егетнең үҗәтлеге генә түгел, ә аның яхшы грамоталы булуы да җәлеп иткән, чөнки грамоталы кешеләр фронтта да кирәк булган.

Николай Буреев 1944 елның ноябрендә сугышта 363нче укчы полк составында минометчы буларак катнаша. 1945 елның маенда аны Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрелгән 416 ЭЭМ полкына укчы итеп күчерәләр. Анда Николай Иванович Япония белән кораллы конфликтта турыдан-туры катнаша. Армиядә ул «радиоспециалист-телеграфист» белгечлеген ала һәм бу вазыйфада тагын 4 ел хезмәт итә. Ә 1950 елның 31 августында рядовой Н. И. Буреев сәламәтлеге буенча армиядән комиссовать ителгән.

Хезмәт иткән елларда ул «Батырлык өчен», «Кореяны азат иткән өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Н. И. Буреевның сугыштан соңгы хезмәт юлы 1950 елның 1 октябрендә Яңа Чишмә хәрби комиссариатында белгеч сыйфатында башлана, ә ике ел үткәч аны «эшкә урнаштыру» белән ВКП(б) райкомы һәм район Советы шөгыльләнә башлый. Мәдәният йорты директоры, райсобес инспекторы, сельпо складлары мөдире, хәзерләүләр конторасы җитәкчесе урынбасары, товар белгече, райпо рәисе - грамоталы, җаваплы һәм беркайчан да каршы килмәүче Николай Иванович Буреевны 15 ел дәвамында белгечләр җитеп бетмәгән төрле урыннарда эшләткәннәр.

Яңа Чишмә районы бетерелгәч кенә (1963 елда), Николай Иванович үзенә хуҗа булып, күңеленә хуш килгәг эшне сайлый. 1965 елда Чистай электр челтәрләренә күчә, анда инвалидлык буенча пенсиягә чыкканчы эшли. Н.И. Буреев 1977 елда 50 яшендә йөрәк авыруыннан үлә.

Зоя Николаевна Бурееваның хатирәләре:

«Без Николай белән бер мәктәптә укыдык, әмма төрле елларда - ул миннән 7 яшькә өлкәнрәк иде. Мин аны 1955 елда Чистайда хисапчы булып укыганнан соң Яңа Чишмә кооперациясенә эшкә килгәч күрдем. Ике елдан соң без таныштык һәм өйләнештек. Аңа 30, ә миңа 23 яшь иде. Аның әти-әниләре белән Сосновкада яшәдек. Яхшы тордык, әмма эшкә бару ерак булды. Шуңа, бераз акча туплап, Яңа Чишмәдә иске йорт сатып алдык һәм анда күчтек. Бергә эшләдек, бергәләп иске йорт урынында яңасын салдык, балалар үстердек, бәйрәмнәрне билгеләп үттек.  Иң яратканы - 9 Май – Җиңү бәйрәме иде. Ветераннар парадыннан соң, Николай гармун алып җырлый иде, ул күп кенә музыка коралларында уйный, балта һәм чүкеч белән эш итә белә иде. Яңа йортыбызга аның әнисен дә яшәргә алып килдек. Балалар үскәндә аның ярдәме безгә күп тиде».

Гаилә тормышының беренче өч елында  Буреевларда 3 бала туа (Валентина, Александр һәм Любовь), шуңа күрә, Зоя Николаевна сүзләренчә, каенанасының ярдәме бәяләп бетергесез була. Сәүдә эше, бигрәк тә авыл җирендә, вакытның күп өлешен алган. З. Н.Буреева тырыш хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары белән бүләкләнгән,  аның хәтта «Унберенче бишьеллык ударнигы» билгесе дә бар. Сәүдә өлкәсендә аның хезмәт стажы 41 ел тәшкил итә.

 Балалары әти-әниләрен мәктәптә һәм институтта ирешкән уңышлары белән сөендереп торганнар.  Валентина КАИны тәмамлаганнан соң 62 яшенә кадәр Казанның конструкторлык бюросында эшләгән. Александр заводта комсомол оешмасы лидеры булган, Дәүләт куркынычсызлыгы комитетында эшләгән, хәзергесе вакытта банкта эшли. Любовь Казан фәнни-тикшеренү институтында эшләгән.

Н.И. Буреевның тол калган хатыны да, балалары да бәхетле тыныч тормышны  совет солдатлары, шул исәптән иң якын кешеләре Буреев Николай Иванович яулап алганын һич тә онытмаячаклар. Ул бүген дә Үлемсез полк сафында. Аның георгий тасмасы төшерелгән портретын Җиңү Парадында Буреевларның оныкчыклары - Сергей һәм Софья горур төстә тотып баралар. Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Иванович Буреев турындагы якты истәлек туганнары һәм авылдашлары күңелендә  мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев