Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бер тапкыр бирелә торган түләү барлык гражданнарга да түләнми

Мессенджерларда хәбәрләр җибәрү юлы белән ялган мәгълүмат тарату очраклары теркәлгән.


Барлык социаль челтәрләр буенча да зур тизлек белән 1957-1966 елда туган барлык хатын-кызлар һәм 1953-1967 елда туган ир-атлар бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алырга хокуклы дигән мәгълүмат таратыла, тупланма пенсиягә акча күчергәннәр, бары тик Пенсия фондына тиз арада гариза гына язарга кирәк, янәсе.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Берничә чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү.
Пенсия тупланмаларының шәхси счетта булуын Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында тикшерергә була.
Игътибар итегез, пенсия тупланмалары түбәндәгечә формалаша:
- 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк хезмәткәрләрнең (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр күчерелә); 
- 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар арасында (пенсиянең тупланма өлешенә иминият кертемнәре 2002-2004 елларда күчерелгән).
- пенсия тупланмаларын формалаштыруда пенсиягә дәүләт өстәмә финанслауы программасында катнашучыларда. Финанслау программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәрге чорда сез гариза биргәнсез һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взносны керткәнсез икән - сез Программада катнашасыз.
Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә -(843) 27-9-27-27- мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев