Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Беренче көзге ярминкә

Агымдагы елдагы беренче көзге ярминкә район үзәгендә 10 октябрьдә булды. Ярминкәгә килүчеләр, иң элек, ит сатучылар янында тукталдылар. Чөнки бу җәйге тукталыштан соң беренче көзге ярминкә иде, күпләрнең суыткычы да бушап калгандыр, ни генә дисәң дә, итсез яшәү җиңел түгел. Аны сатып алырга теләүчеләр иртәдән үк җыелган иделәр. Дуңгыз итен...

Агымдагы елдагы беренче көзге ярминкә район үзәгендә 10 октябрьдә булды.
Ярминкәгә килүчеләр, иң элек, ит сатучылар янында тукталдылар. Чөнки бу җәйге тукталыштан соң беренче көзге ярминкә иде, күпләрнең суыткычы да бушап калгандыр, ни генә дисәң дә, итсез яшәү җиңел түгел. Аны сатып алырга теләүчеләр иртәдән үк җыелган иделәр. Дуңгыз итен 250 сумнан саттылар, сыер итен - 300-320 сумнан (кабыргалары - 280 сумнан), сарык ите 350 сум иде. Шунда ук терлекнең эч-башларын да, койка әзерләү өчен аякларын да саттылар, тозланган, ысланган сало, каз һәм үрдәк түшкәләре (1200 сумнан), 1 кг-ы 180 сумнан бройлер сатучылар да бар иде. Сатучылар барысы да гел шул кешеләр - шәхси йортларда терлек асраучылар. Һәрвакыттагыча, ит прилавкалары бик тиз бушады. Ит байтак иде, халык та канәгать калды.
Әлбәттә, көзге ярминкә яшелчәгә дә бай иде: бәрәңге, кишер, суган, чөгендер, кабак, кыяр, болгар борычы, ташкабак һ.б. дисеңме. Яшелчәләрдән торган витриналар күз явын алырлык иде, бигрәк тә район мәктәпләре һәм авыл җирлекләреннән ярминкәгә килүчеләрнеке. Бәяләр күрсәткече - өрәңге яфраклары формасында, прилавкалар миләш тәлгәшләре һәм көзге чәчәкләргә күмелгән иде. Ивашкинодан алып килгән эре кәбестәләр (килограммы 12 сумнан) дә яхшы сатылды, суган һәм башка яшелчәләрне дә сатып алучылар булды. Көньяк җимешләрен дә читтә калдырмадылар: кемдер виноград алды, кемдер култык астына кавын кыстырган иде.
Шәхси хуҗалыклардан һәм "Зубов В.С." КФХ-дан дуңгыз балалары да алып килгән иделәр (вьетнам токымы, бер баш дуңгыз баласы - 3 мең сумнан). Шул ук КФХ-да тере авырлыгы 140 сумнан (кг) үгез бозаулар дә сатып алырга мөмкин. Шахмайдан ("Яңа Чишмә" а/ф) килограммы 7 сум 50 тиеннән арпа алып килгәннәр.
Җирле колбаса цехыннан да үз продукцияләрен алып чыкканнар: сыер итеннән фарш 350 сумнан (килограммы), ысланган һәм тозланган сало, "Коньячное" колбасасы һ.б. әйберләр.
"Курмаева Г." ҖЧҖ-дән киң ассортименттагы яңа пешкән (хәтта кайнар) камыр ризыклары яхшы сатылды. Бөккәннәр, өчпочмаклар, пицца, дучмак, күмәчләр һ.б. дүрт метр озынлыгындагы лотокларда куелган иде. Шунда ук Яңа Чишмәдә җитештерелгән атланмай да саттылар (250 сумнан).
Шәхси хуҗалыклардан алып килгән литр ярымлы савытлардагы сөт һәр прилавкада урын алган иде. Аларны 40-50 сумнан сатып алдылар. Каймак, корт, эремчек тә байтак иде. Әлеге төр сөт продукцияләрен, гадәттәгечә, бик тиз алып бетерделәр.
Традиция буенча, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән (бушлай) сыйлауны бу юлы "Теремок" һәм "Алтын ачкыч" балалар бакчалары, ә мәдәни программаны Архангел Бистәсе АМЙ ("Архангел чибәре" ансамбле) РМЙ белән берлектә оештырганнар.
Аяз көн җиңелчә буран белән алышынды, аннан соң кабат кояш күренде, әмма сәүдә барыбер гөрләп барды. Ни генә дисәң дә, ярминкәдә һәрчак сатып алыр әйбер табыла.
Керем 480 мең сум тәшкил иткән.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X