Безгә сөт өчен нигә түләмиләр?
Шәхси сектордан КМС заводына сөт тапшыручы Черемухово Бистәсе кешеләре әнә шундый сорау белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр. Аларга сөт тапшырган өчен 16 сентябрьдән бирле исәп-хисап ясалмаган. Бу сорауны без мондагы сөт җыючы Н.А.Киселевага юлладык. Ул менә ничек җавап бирде: - Безгә КМС заводы акча күчерүгә үк сөт тапшыручылар белән тиз арада...
Шәхси сектордан КМС заводына сөт тапшыручы Черемухово Бистәсе кешеләре әнә шундый сорау белән редакциягә мөрәҗәгать иттеләр.
Аларга сөт тапшырган өчен 16 сентябрьдән бирле исәп-хисап ясалмаган. Бу сорауны без мондагы сөт җыючы Н.А.Киселевага юлладык. Ул менә ничек җавап бирде:
- Безгә КМС заводы акча күчерүгә үк сөт тапшыручылар белән тиз арада исәп-хисап ясыйбыз. Тик 16 сентябрьдән КМС заводыннан акча күчерелмәү сәбәпле, халык белән сөт өчен исәп-хисап ясалмады. Акчаны черемуховолылар гына алмады түгел, калган авылларда да шундый ук хәл. Мин бурычның сәбәпләрен халыкка берничә кат аңлаттым. Завод директоры Федор Бурчин мондый тоткарлык вакытлыча гына һәм бу хәл "Вамин" ААҖдә үзгәртеп оештыру чаралары аркасында булуын аңлатты, ә баш бухгалтер В.Дунаева шәхси сектор белән һичшиксез исәп-хисап ясалачак, дип ышандырды. Әлегә завод сөтне фәкать авыл товар җитештерүчеләреннән генә кабул итә, ә без 1 ноябрьдән сөтне "Карат" ҖЧҖ-гә (җитәкчесе Фәрит Вәлиуллин) тапшыра башладык. Аның беренче яртысы өчен "Карат" ҖЧҖ акча күчерде һәм ноябрьнең 15 көне өчен халык ул акчаларны алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев