Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безгә үз сөтебез һәм икмәгебез җитә

12 февральдә район башлыгы Вячеслав Козлов авыл җирлекләре башлыклары, палаталар рәисләре, район башкарма комитеты бүлекләре начальниклары белән үткәргән киңәшмәдә узган елгы һәм гыйнвар аендагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Тормыш шартларын яхшыртуга һәм бюджет акчаларын бәрәкәтле тотуга юнәлтелгән узган (декабрьдә) утырыш карарлары үтәлгән һәм үзенең җимешләрен бирә.
Бу урамнарны яктыртуга (фонарьларны энергия саклый торганына алыштыру, таймерлар урнаштыру АҖ бюджетын бәрәкәтле тотуга китерә), АҖ секретарьларының эш вакытын экономияләүгә кагыла һәм эшнең нәтиҗәлелеге электрон документлар әйләнешенә күчүгә китерә. "Идән астында" җитештерелгән ялган исерткеч эчемлекләр сатуны тыю район халкының сәламәтлеген саклап калуга һәм район бюджетына табыш китерүгә булышлык итә. Җан башына (рәсми рәвештә) эчелгән аракы 100 әр грамм туры килә, бу - бәйрәмнәргә бай гыйнвар аенда. Официаль булмаган "градуслы" продукция күбрәк тә эчелгән.
Сәүдә турында сорау күтәрелгән икән инде, Екатериновка һәм Бакташ авылларында сәүдә нокталарының булмавы турында да искә алмый булдыра алмадык һәм халыкны көндәлек кирәк-яраклар белән (товарлар) тәэмин итү буенча кайбер тәкъдимнәр бирелде. Кибетләрдә җирле җитештерүчеләрнең икмәк һәм сөт продукцияләрен сату турында да сөйләделәр. Каяндыр алып килгән сөт безгә нигә кирәк, үзебезнеке җитә, ипине дә үзебезнең икмәк пешерүчеләр пешерә, башкалардан бер дә ким түгел.
Район икътисадын хуҗасыз 15 объект, рәсмиләштерелмәгән җирләр, үзвакытында түләнмәгән аренда түләүләре, хезмәт хакын тоткарлау да артка сөйри. Ә бер бурыч, мәгълүм булганча, икенчесен китереп чыгара. ТКХ, ут һәм газ өчен түләүләр буенча кешеләрнең бурычлары да җыелмас димә.
Район халкының тормышын яхшыртуга курс алганбыз икән инде, нәкъ менә шул хакта сөйләргә дә кирәк.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев