Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Безнең фермерлар 4,4 млн.сум тирәсе субсидия алдылар

    Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгында хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурска йомгак ясаган. Җиңүчеләр арасында безнең район кешеләре дә байтак.

    "2015-2017 елларга Татарстанда яңа гына эш башлаучы фермерларга булышлык күрсәтү" программасы буенча җиңүчеләр арасында икесе безнең фермерлар. Бу Чертуштан Харис Хәлиуллин һәм Яңа Чишмәдән Илнур Вәлиуллин. Аларның һәрберсе 1,5 шар млн.сум алган (шуның 1,050 млн.сумы - федераль бюджеттан, 450 мең сумы - республика бюджетыннан).
    Ферма төзелеше төгәлләнгәннән соң Харис Хәлиуллин 68 баштан да ким булмаган мөгезле эре терлек симертү эше белән шөгыльләнәчәк, ә Илнур Вәлиуллин ат үрчетүчелек белән шөгыльләнәчәк (34 баштан да ким булмаган).
    "Сыерлар өчен мини-фермалар төзелеше" программасы буенча субсидияне районнан 7 кеше алган. Тубылгы Таудан Ирек Миначев һәм Акъярдан Илдар Галимов 100 әр мең сум алган. Алар 5 сыер (иң азы) тоту өчен бинаны төзеп бетерәләр.
    Чертуштан Ильяс Гаризов, Архангел Бистәсеннән Юрий Петров, Акъярдан Айрат Кәлимуллин, Екатерина Бистәсеннән Юрий Кислов һәм Чаллы Башыннан Илдар Хәбибуллиннар 200 шәр мең сум алганнар. Алар төзи торган бина 8 баш сыер (шуннан да ким түгел) тотарлык булырга тиеш. Субсидия алучылар 6 ай эчендә мини-фермалар төзелешен төгәлләргә һәм киләсе ярты елда сыерларның баш санын арттырырга (5 һәм 8 гә чаклы) тиешләр. Аннан соң 5 ел дәвамында сыерларның әлеге баш саны сакланырга тиеш. Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә субсидияләрне кире кайтарырга туры киләчәк.
    "Таналар сатып алу" программасы буенча районнан 11 кеше 15 әр мең сум акча алган (барлыгы 180 мең сум). Алар арасында район үзәгеннән, Акъяр, Зирекледән 3 әр кеше һәм Чуаш Чабаксарыннан 2 кеше.
    "Яшь кош-корт сатып алу" программасы буенча ике кеше субсидия сыйфатында 11800 сум акча алган (Шахмай һәм Ленино).
    Шулай итеп, безнең авыл эшмәкәрләре 4,4 млн.сум тирәсе түләүсез грантлар һәм субсидияләр алган. Аларга уңышлар, югары артым, күп сөт савып алуга ирешү һәм муллык кына телисе кала.
    Ә безнең газета райондагы иң уңган һәм намуслы эшмәкәрләр турында язып торачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: