Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безнең районда - Төркиядән кунак

Изге Рамазан ае дәвамында Татарстанда Төркиядән зур делегация (23 кеше) булачак. Аларның барысы да Коръән –хафизлар булып торалар, ягъни мөселманнарның изге китабы булып саналган Коръәнне яттан белүчеләр.


Шуларның берсе, Юныс хәзрәт, безнең районда һәм ай дәвамында ул районның барлык мәчетләрендә дә булачак, вәгазьләр укып, ифтар мәҗлесләре һәм кичке күмәк тәравих намазын укуларны үткәрә.
Коръән-хафиз Юныс хәзрәт һәм район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район Советы аппараты җитәкчесе, дини мәсьәләләргә курьерлык итүче Илдар Фәйзуллиннар белән очрашканнар. Район башлыгы кунакка район тормышы турында сөйләгән һәм Яңа Чишмә районы тарихы турындагы “На засечной черте” китабын бүләк иткән. Төркия кунагы исә район башлыгына Төркия Президенты Рәҗәб Эрдоган сәламен җиткергән, җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдергән һәм үз визитының максатын аңлаткан.
Юныс хәзрәт безнең районда Рамазан ае азагына чаклы (4 июньгә кадәр) булачак. Шул арада ул мәчетләрдә Коръәнне тулысынча яттан сөйләячәк (укыячак), ә Ураза гаетендә үз визитын, барлык район халкына исәнлек һәм иминлек теләп, махсус дога – намаз белән төгәлләячәк.

Азат Мусин.
А. Объедков фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев