Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген, 23 апрельдә, Яңа Чишмә районында «Тоннель» операциясе узачак

Чираттагы чара юл хәрәкәте иминлеге максатларында үткәрелә.

Яңа Чишмә ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов машина йөртүчеләрне алдан кисәтә: «ЮХИДИ инспекторлары автомобильнең техник төзеклеге/төзек булмавы; түләнмәгән штрафлар булу; әйләнештә тыелган әйберләр ташу; документлар булу; пассажирларны (бигрәк тә балаларны) имин йөртү (ташу); машинада аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы, эшли торган ут сүндергеч булуга аерым игътибар бирәчәкләр».

Шулай ук машина йөртүче белән аралашу барышында аның сәламәтлегенә игътибар биреләчәк, шикле кешеләрне алкоголь яки наркотик куллану-кулланмауга тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев