Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген Әдәмсә авылында гомер итүче Карпова Мария Тимофеевнага 90 яшь тула

Мария Карпова беркайчан да ямансу яшәмәгән.

Мария Тимофеевна Югары Никиткино авылында (хәзер Тубылгы Тау) туа, гаиләдә биш бала була, авыл мәктәбенең 3 сыйныфын тәмамлый, җәйге каникул көннәрен колхоз кырларында үткәргән. 
Әтисе әле сугышка кадәр үк абыйсы белән эшкә - акча эшләргә киткән. Гаиләгә акча җибәргән. Һәм эшләгән җирләреннән үк аларның икесен дә фронтка алганнар. Икесе дә һәлак булган. Кыз 10 яшеннән үк әнисеннән башка яши, аны күрше Әдәмсә авылына әнисе няня итеп җибәрә. 
«Бу әнинең сеңлесенең гаиләсе иде, - дип сөйли Мария Тимофеевна. – Тиздән әни дә кечкенә балалар белән Әдәмсәгә күчеп килде, чөнки йортыбыз яхшы булса да, мич ягарга утын юк иде. Монда иске генә йорт сатып алды, аның каравы биредә утын белән проблема булмады. Без ярлы яшәдек. Тәрбияләнүчем үсеп җиткәч, мин эшче куллар кирәк булган бөтен җирдә эшләдем. Урманнан бүрәнә ташыдык, ә тау бик текә, шуңа да җигүле ат белән, утын төягән килеш таудан төшүе куркыныч иде, атларны таудан төшкәндә тотып калыр өчен кайдан көч килгәндер, белмим... Таңнан алып караңгыга кадәр басуда тракторларда чәчүчеләр булып эшләдек. Арып-талып эштән кайтканда төрле такмаклар җырлап өйгә кайта идек.
Эш эш белән, ә яшьлек үзенекен итә: кич утыруларга йөрдек, гармун, балалайка һәм гитарага кушылып җырлар җырладык, хәтта мандолина да бар иде, шунда гашыйк булулар дисеңме». Кыскасы, Мария Тимофеевна әйткәнчә, тормыш төрле хис-кичерешләргә һәм күңелле вакыйгаларга бай булган. Мәхәббәттә дә барысы да шома гына булмаган. Тик барыбер булган бит!
«Миңа яшь кенә бер егет - Иван ошый иде, ул күңел ачуларда да шаян, эштә дә – оста, без берберебезгә гашыйк булдык һәм без өйләнешергә уйладык, ә аның әнисе – каршы иде.Иван өйләнергә вәгъдә бирде. Тик бераз соңрак. Әнисенә каршы торырга теләмәде, - дип сүзен дәвам итте Мария Тимофеевна. - Без ярлы яшәдек, ә алар, киресенчә, шуңа күрә ул, безне пар түгел, дип санады. Ә без - пар! Әле ниндие генә! 65 ел бергә гомер иттек, шуның 60ы - законлы никахта. 

Биш ел язылышмыйча яшәдек, инде кызыбыз Антонида туды, икенче балабызны көттек. Ул малай булуын теләде. Тик тагын кыз туды, Валентина дип исем куштык. Ә инде 1961 елда язмыш безгә малай бүләк итте. Аңа исемне дә Виктор дип үзе кушты. Ирем балаларны бик тә ярата иде. Биш ел язылышмыйча яшәдек, инде кызыбыз Антонида туды, икенче балабызны көттек. Ул малай булуын теләде. Тик тагын кыз туды, Валентина дип исем куштык. Ә инде 1961 елда язмыш безгә малай бүләк итте. Аңа исемне дә Виктор дип үзе кушты. Ирем балаларны бик тә ярата иде.

Иван безнең гаилә өчен йортны да үзе төзеде, ул барлык төзелеш эшләрен дә белә иде: ярата да, эшли дә, хезмәт хакы да кайтарды.

Мин дә акча эшли идем: заказ белән күлмәкләр, итәкләр тектем, чиктем дә, бәйләдем дә (аның чиккән әйберләр белән бизәгән өен үз күзләрең белән күрергә кирәктер. Л.Ф.)

 Балаларыбыз бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадылар. Хезмәтне яратып үстеләр, чөнки хуҗалыкта 3 сыер, дуңгызлар һәм 15-16 баш сарык асрадык. Өйдә ит һәрвакыт мулдан булды. Ә менә пилмәнне бөтен гаилә күбрәк бәрәңге белән ярата иде».

Мария түтинең сөйләве буенча, алар ире белән күңелсез яшәмәгән, бигрәк тә яшь чагында: әрләшкәннәр дә, дуслашканнар да. Мөгаен, мондый төрле мөнәсәбәтләр, аларны яңа эмоцияләр белән баеткандыр һәм алга таба кызыклы тормышка көч биргәндер дә. 
Ике ел элек Иван Карпов 87 яшендә вафат булган. Шуның белән «Иван да Марья» дип аталган мәхәббәт тарихы тәмамланган.
«Бик тә сагынам, мин аның чагылышларын үз балаларымда, оныкларымда һәм оныкчыкларымда күрәм. Безнең биш балабыздан 10 онык һәм 20 оныкчык бар», - дип санап чыкты Мария Тимофеевна. 

«Әни балаларны санаганда ялгышмады, - дип раслый кызы Валентина. - Аның хәтере искиткеч. Ул телевизордагы «Кем миллионер булырга тели» кебек интеллектуаль уеннарны да карый - катнаша.Бервакыт телетапшырулар алып баручы Екатерина Андрееваны «җиңде», ул «лобогрейка» сүзен әйтә алмаган иде, ә әни белде. Шулай булмыйни, бу «ургыч машина» дигән сүз аңа балачактан ук таныш, аның авылдагы хезмәте шуннан башланган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев