Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бүген Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Виталий Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

    Виталий Петрович Макаров Яңа Чишмә районын торгызуга зур өлеш керткән. Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
    Юбилей алдыннан без В.П. Макаров белән сөйләштек. Ул үзенең хәтер-хатирәләрен барлады, без ул эшләгән чордагы кызыклы вакыйгаларны искә төшердек һәм газета укучыларыбызга әлеге сөйләшүне тәкъдим итәбез.  
    - Виталий Петрович, Сез туган җирегез Аксубайда «Татмелиоводхоз» трестының ПМК начальнигы булып эшли идегез. Яңа Чишмә районына ничек килеп эләгүегез турында да бераз сөйләгез әле?
    - Әйе, КИСИны (инженер-төзелеш институтын) тәмамлагач, мин 10 елдан артык Аксубайда эшләдем һәм миңа Яр Чаллы шәһәренә күчеп китәргә тәкъдим иткәннәр иде. 1983 елның апрелендә Яңа Чишмә районы оешкач, анда беренче секретарь итеп Алексей Казаковны куйдылар, ә ул мине мелиорация өлкәсендәге эшем буенча яхшы белә иде. Элекке мелиорация министры М.Ш. Шәймиев (Татарстанның беренче Президенты) Казаковка (ул министр урынбасары иде) мине Яңа Чишмә районының башкарма комитетына эшкә чакырырга тәкъдим иткән.
    Менә шуннан соң А. Н. Казаков мине яңа районга башкарма комитет рәисе урынбасары вазыйфасына чакырды да инде (ул вакытта рәис булып мәрхүм Евгений Чершенцев эшләгән иде - авт. искәрмәсе).
    Беренче тапкыр мин Яңа Чишмәгә УАЗик машинасында килдем һәм урамнан уза алмадым - андагы юллардан тракторда гына үтәргә мөмкин иде. Түбәләренә салам каплаган өйләрне, юлсызлыкны күргәч, минем беренче фикерем «Мин кая эләктем соң?!» булды. Тик ул чакта мин яшь, энергияле егет идем һәм үземне яңа өлкәдә сынап карарга булдым. 
    Шулай итеп, 1983 елның июнендә үземнең яңа вазыйфаларыма керештем.
    - Яңа урында эш башлау авыр идеме? Мин үзем дә районга 1983 елда килдем, шунысы истә - әбиләрдә фатирларга кереп яшәдек, мәктәптә тукландык, көнкүреш һәм хезмәт өчен шартлар юк иде диярлек.
    - Әлбәттә, беренче мәлләрдә җиңел булмады. Әмма районның барлык җитәкчелеге дә кыска вакыт эчендә районны торгызырга, эшләү, районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәкле шартларны булдырырга тырышты. 
    Моның өчен байтак кына төзелеш алып бару кирәк иде, һәм мин нәкъ менә шушы юнәлешне җитәкләдем. Татарстан җитәкчелеге Яңа Чишмә районы буенча махсус карар кабул итте һәм торак, юллар, җитештерү һәм башка объектларда зур төзелеш эшләре башланды.

    Республика җитәкчеләре Г.B. Усманов һәм М. Ш. Шәймиев Яңа Чишмә районында. 1986 ел.


    - Республика җитәкчелегенең районны торгызу барышын даими тикшереп торуы ярдәм иттеме соң?


    - Әлбәттә. Моны дәлилли торган бер очракны сөйләп үтәсем килә: бервакыт КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усманов районга килгәч, зур төзелеш компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәргән иде. Шул вакытта мин аңа күперләр төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттем (бу зур проблема иде). Г.И. Усманов мине «Гидромонтаж» тресты җитәкчесе янына алып килде дә: «Менә сиңа төзүче, ашат-эчерт, мәсьәләләрең хәл ителгәнче, районнан җибәрмә», - диде. Шулай итеп, районда кыска гына вакыт эчендә 8 капиталь күпер төзелде (шуларның икесе район үзәгендә). Хәтерләсәң, КПСС райкомы бинасына Шушма аша паром белән йөриләр иде бит (хәзер анда «Теремок» балалар бакчасы урнашкан - авт.искәрмәсе).
    Шул ук КПСС өлкә комитеты карары белән барлык районнарга да район үзәгендә торак төзергә кушылды, ә урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан элек кыр булган җирдә 40тан артык агач йорт төзелде.
    Коммуникацияләр (суүткәргеч, газүткәргеч, канализация, электрлаштыру һ.б.) төзү белән дә бик күп шөгыльләнергә туры килде. 
    - 1984 елда КПСС райкомының беренче секретаре итеп Гариф Хафизов билгеләнде (район башлыгы дип укырга), ә Сезне район башкарма комитеты рәисе итеп сайладылар. Аның белән бергә эшләве ничегрәк иде, Виталий Петрович?
    Гариф Хафиз улы тәҗрибәле, авыл хуҗалыгы производствосын бик яхшы белә торган җитәкче булды һәм эшләрне кирәкле юнәлешкә җибәрә белде. Ул миңа төзелеш өлкәсен тулысынча ышанып тапшырды.
    Ул елларда материаллар, өстәмә фондлар сайларга кирәклектән, миңа ил буйлап күп йөрергә туры килде - бервакыт газүткәргечләр төзегәндә (ул вакытта районда масштаблы газлаштыру бара иде) торбалар бетте. Мин Төзелеш министрлыгына, министр урынбасары Валерий Стекольщиков янына бардым. Ул сезнең фондларыгыз беткән, ә менә туган районың - Аксубай үзенекен кулланмаган әле, диде. Мин аның белән әлеге фондларны Яңа Чишмәгә тапшыру турында сөйләштем (хәзер бу хакта сөйләргә ярый инде).
    Ул елларда безнең районда төзелеш алып барудан баш тарткан «Камгэсэнергострой» тресты белән бәхәсләр күп иде, әмма аларның барысы да республика җитәкчелеге катнашында Яңа Чишмә районы файдасына уңай хәл ителде.
    - 1990 елда Сезне район җитәкчесе итеп билгеләделәр һәм йөкләнеш икеләтә артты. Районның социаль-икътисади үсешенә дә игътибар итәргә кирәк булды. Үз тармакларында иң яхшы эшләгән хезмәттәшләрегезнең кайсыларын атый аласыз?
    -Барлык җитәкчеләр дә, минемчә, үз өлкәләрендә намус белән хезмәт куйдылар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы производствосында - район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Мансур Исхаков, электр челтәрләрендә - Харис Хөсәенов, райгазда - Иван Сыров һ.б. 
    Районның хәзерге җитәкчесе Вячеслав Козловны аерым билгеләп үтәсем килә. 1990 елда ул районның башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли башлады һәм аңа төзелеш мәсьәләләренә кураторлык итү йөкләнде.
    Шул вакыттан башлап ул үзен намуслы һәм эшне җиренә җиткереп эшли торган җитәкче итеп күрсәтте. Шуңа күрә мин төзелеш мәсьәләләре өчен борчылмадым диярлек, чөнки Вячеславның үҗәтлеге һәм тырышлыгы ярдәмендә барлык мәсьәләләрне уңай хәл итәчәген белә идем.
    Без аның белән берничә тапкыр Мәскәүдә - депутат Батраков янында булдык һәм Яңа Чишмәдә асфальт-бетон заводы төзү мәсьәләсен хәл иттек. Дөрес, башка сәфәрләр дә булды - төзелеш  мәсьәләләрен хәл итү яки кирәкле материалларны кайтару өчен без, хәтта, Урал аръягына да бардык.
    - Ул елларда район территориясендә нефть чыгару буенча да масштаблы эшләр башланды. Нефтьчеләр белән мөнәсәбәтләр нинди иде, алар районга булыштылармы?
    - Башта мөнәсәбәтләр бик шәпләрдән түгел иде. Нефтьчеләр ул вакытта экологиягә, кырларның пычрануына әлләни игътибар итми иделәр бит.
    Шуның белән бәйле бер очракны сөйләп үтәм: бервакыт нефтьчеләр үзләренең авыр техникасы һәм тракторлары белән район үзәгеннән Архангел Бистәсенә кадәр алып бара торган юлны боздылар. Мин ГАИ бүлегенә нефтьчеләрнең барлык транспортын һәм автобусларын да туктатырга куштым. Автобусларның берсендә атказанган нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое барган икән. Ул КПСС обкомына шалтыраткан, мине яхшы гына «пешерделәр». Шул ук вакытта республика җитәкчесе М. Ш. Шәймиев тарафыннан нефтьчеләргә районга ярдәм итәргә кушылды. Икенче көнне үк 15 КамАЗ һәм 2 асфальт җәя торган машина килде һәм юлны кыска вакыт эчендә төзәттеләр.
    Алга таба нефтьчеләр белән мөнәсәбәтләр нормальләште һәм алар районга даими рәвештә ярдәм итеп тордылар.

    Район башлыгы В.М. Козлов таныклык тапшыра.  А. Мусин Фотосы.


    - Виталий Петрович, Сез 10 ел Яңа Чишмәдә эшләгәннән соң, Казанга күчтегез, андагы хезмәт эшчәнлегегез ничек барды соң? 


    - Мин 10 елга якын «Гипроводхоз» институты директоры булып эшләдем, чөнки бу юнәлеш миңа таныш иде. Аннан соң 13 елдан артык «Комфортное жилище» ҖЧҖ директоры булып эшләдем - Саклык банкы системасы хезмәткәрләре өчен йортлар төзедек һәм менә 2014 елда мин, хезмәт стажымны 50 елга тутырып, лаеклы ялга китәргә карар кылдым.

    В. П. Макаров улы белән - беренче бала.


    - Гаиләгез, балаларыгыз турында да сорамыйча кала алмыйм, тормыш иптәшегез Галина Васильевна ни хәлдә?


    - Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар. Без хатыным белән Казан янындагы бистәдә үз йортыбыз белән яшибез. Ике улыбыз гаиләләре белән Казанда торалар. Биш оныгыбыз бар. Улларым, минем кебек үк, төзелеш бизнесында мәшгуль (берсе - медик, икенчесе - финансист булсалар да ).
    Җәен вакытны бакчада үткәрәбез, яшелчә, җиләк-җимешләр үстерәбез. 
    Мин үзем тынычлыкны яратам, Казандагы ыгы-зыгы, бөкеләр, һ.б. минем өчен ят нәрсәләр, шуңа күрә шәһәргә аерым ихтыяҗ булганда гына барам.


    - Хөрмәтле Виталий Петрович, район халкы, бигрәк тә урта һәм өлкән буын кешеләре сезне бары тик кешелекле, ярдәмчел, акыллы җитәкче буларак кына хәтерли. Яңа Чишмә районы халкы исеменнән сезне 75 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек һәм озын гомер телибез, якыннарыгызның  кайгыртуын һәм һөрмәтен тоеп яшәгез!
    - Зур рәхмәт!

    Әңгәмәне Азат Мусин алып барды.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: