Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Биш елда шактый күп эшләнгән

Соңгы биш ел эчендә районда республика программалары буенча шактый күп социаль-мәдәни объектлар, торак, юллар, авыл хуҗалыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык объектлары төзелде һәм капиталь ремонт ясалды.


Түбәндә без һәр авыл җирлеге буенча 2015-2018 елларда ниләр эшләнгән булуы һәм агымдагы елда ниләр эшләнүе турында санап чыгабыз.
Акъяр АҖ – 120 м вак таш-комлы катнашма (ЩПС) салынган, ФАП ремонтланган, урамнарны яктыртучы 66 лампа урнаштырылган, АМЙ га капиталь ремонт һәм “Аренда торагы” программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнә, Яшьләр урамында 0,35 км юл ремонтланган.
Акбүре – 3,5 км ЩПС салынган, яңа ФАП, спорт мәйданчыгы, кибет төзелгән.
Сөлчәбаш поселогында 1,3 км озынлыктагы суүткәргеч челтәр яңартып төзелгән, урам яктырткыч 19 лампа урнаштырылган, “Әхмәтвәлиева Г.Г.” КФХ ның ындыр табагына капиталь ремонт ясалган.
Архангел – 2,6 км ЩПС салынган, яңа спорт мәйданчыгы төзелгән, урам яктырткыч 34 лампа урнаштырылган, 1,5 км озынлыктагы суүткәргеч челтәр яңартып төзелгән, АҖ башкарма комитеты бинасы, “Архангельское” КФХ” ҖЧҖ нең сыерлар абзары, Пушкин урамы (670 метр) капиталь ремонтланган.
Буревестник – 710 м ЩПС салынган, ФАП ремонтланган, урам яктырткыч 21 лампа урнаштырылган, 1,1 км суүткәргеч яңартып төзелгән, мәктәптә һәм АМЙ да пар казаннары алыштырылган, балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, 2019 елда Үзәк һәм Яшьләр урамнарында 490 метр юлга ЩПС салыначак, “Козлова М.И.” КФХ да МТПга капиталь ремонт ясалган.
Екатерина – 1,53 км ЩПС салынган, ФАП, АҖ башкарма комитеты биналарына капиталь ремонт ясалган, урам яктырткыч 33 лампа урнаштырылган (23 – Екатерина Бистәсендә, 10 – Яңа Иванаевода), Яңа спорт мәйданчыгы төзелеше төгәлләнә; Яңа Иванаевода КФҮ (күпфункцияле үзәк) бинасы төзелгән.
Зирекле – 2,6 км ЩПС салынган, спорт мәйданчыгы төзелгән, балалар бакчасы, АҖ башкарма комитеты биналарына капиталь ремонт ясалган, урам яктырткыч 125 лампа урнаштырылган (шул исәптән 10 – Өргәнчәдә), АМЙ һәм Садыйков М.Х.” КФХ ындыр табагына (Өргәнчәдә) капиталь ремонт төгәлләнә.
Красный Октябрь – 1,1 км ЩПС салынган, участок ветпункты, спорт мәйданчыгы төзелгән, балалар бакчасында капремонт ясалган, урам яктырткыч 35 лампа урнаштырылган (шул исәптән 5 – Екатериновка авылында), 1,27 км суүткәргеч яңартып төзелгән; Новопоселенная Лебедкада 6,3 км ЩПС салынган; Екатериновкада яңа ФАП төзелә.
Ленино – 3,6 км ЩПС салынган (шул исәптән 1,3 км Горшковода), яңа КФҮ төзелгән, урам яктырткыч 91 лампа урнаштырылган (шул исәптән 29 – Горшковода), 2,6 км суүткәргеч яңартып төзелгән.
Яңа Чишмә – район үзәгендә республика программалары акчасына бик күп эш эшләнгән. Урамнарда 2,5 км ЩПС салынган, 4,7 км –асфальт түшәлгән юллар, күп фатирлы 20 йортка капиталь ремонт ясалган (тагын икесендә быел дәвам иттереләчәк), яңа “Алтын ачкыч” балалар бакчасы, Ленин урамында ял итү зонасы төзелгән, яңа мәдәният һәм ял паркында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре дәвам иттерелә, “Факел” лагерында, гимназия һәм урта мәктәптә сыйныфларга, биологик чистарту корылмаларына капремонт эше бара, “Ландыш” балалар бакчасында ЮХК шәһәрчеге ясалган, урам яктырткыч 200 лампа урнаштырылган, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, АМЙ да пар казаннары алыштырылган, 7 км суүткәргеч яңартып төзелгән, ветеринария берләшмәсендә, “Вәлиев Ф.Р.” КФХ да сыер абзарында, “Нурхамәтов З.М.” һәм “Вәлиев Ф.Р.” КФХ да ындыр табакларында капремонт ясалган, “Аренда торагы” программасы буенча 3 йорт төзелгән.
Петропавел – урамнарда 850 м ЩПС салынган (тагын 57 км – агымдагы елда), яңа ФАП һәм спорт мәйданчыгы төзелгән, урта мәктәп, ындыр табагы, “Скоков Н.А.” КФХ сыер абзары капиталь ремонтланган, шунда ук яңа сенаж траншеясе төзелгән, урам яктырткыч 89 лампа урнаштырылган (шул исәптән 14 – Андреевкада).
Тубылгытау – 1100 м ЩПС салынган (тагын 620 м – агымдагы елда), яңа ФАП, КФҮ һәм спорт мәйданчыгы төзелгән, 1,5 км озынлыктагы суүткәргеч төзелә, АҖ башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясалган, урам яктырткыч 10 лампа урнаштырылган.
Әдәмсә – 2,1км ЩПС салынган (шул исәптән 0,8 км – Бакташта), яңа ФАП һәм спорт мәйданчыгы төзелгән, балалар бакчасы һәм АҖ башкарма комитеты бинасына капиталь ремонт ясалган, 3,8 км суүткәргеч челтәр яңартып төзелгән, урам яктырткыч 50 лампа урнаштырылган (шул исәптән 30 – Бакташта).
Чабаксар – 920 м ЩПС салынган, Рус Чабаксарында КФҮ, Чуаш Чабаксарында спорт мәйданчыгы төзелгән, ФАП, АҖ башкарма комитет бинасы, “Игенче” ҖЧҖ дә МТПга капиталь ремонт ясалган, урам яктырткыч 30 лампа урнаштырылган (шул исәптән 6 – Рус Чабаксарында), Рус Чабаксарында 1,5 км озынлыкта суүткәргеч төзүне проектлаштыру бара.
Черемухово – 4,5 км асфальт юл, яңа ФАП, урта мәктәп төзелгән, күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясалган, балалар бакчасына капремонт төгәлләнә, “Аренда торагы” программасы буенча 2 йорт төзелә.
Шахмай – Шахмай һәм Чаллы Башында 1 әр км, Чертушта 500 м ЩПС салынган (шунда ук тагын 400 м агымдагы елда), Чаллы Башында 0,750 км-да асфальт түшәлгән, Шахмайда участок ветпункты, АҖ башкарма комитетының яңа бинасы, кибет төзелгән, Шахмайда балалар бакчасы һәм АМЙ, Чаллы Башында балалар бакчасы капиталь ремонтланган, Шахмайда “Аренда торагы” программасы буенча йорт төзелә, урам яктырткыч 120 лампа урнаштырылган (шул исәптән 57 – Шахмайда, 33 - Чаллы Башында, 30 - Чертушта), Чаллы Башында 5,3 км суүткәргеч челтәр яңартып төзелгән.
Агымдагы елда башкарыла торган төзелеш һәм ремонт эшләрен исәпкә алмый, район буенча 2015-2018 елларда барлыгы ЩПС салып 26 км юл төзелгән, 11 км - асфальт түшәлгән юл, 6 ФАП ка ремонт ясалган һәм 5 яңасы төзелгән, 2 участок ветпункты, 2 кибет, 5 КФҮ, 8 спорт мәйданчыгы, 1 мәктәп һәм балалар бакчасы төзелгән, 4 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, урам яктырткыч 800 дән артык яңа лампа урнаштырылган, 24 км суүткәргеч челтәр яңартып төзелгән һ.б. Боларның барысы да президент программалары һәм республика бюджеты аркасында башкарылган. Төзелгән һәм ремонт ясалганнарның барысы да район халкына хезмәт итә, чөнки уңайлы көнкүреш шартлары, эш һәм ял – безнең иминлек нигезе.
Азат МУСИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев