Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Благодаровкада яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде

    Яңа Чишмә районының Благодаровка поселогында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

    2022 елның 21 мартында төнге сәгать 12ләр тирәсендә Благодаровка поселогында яшәүче 18 яшьлек гр. Н. Яңа Чишмәнең Ленин урамында «Лада-Приора» а/м белән исерек хәлдә идарә иткән.

    «Юпитер» алкотекторында тикшерү аның исерек булуын күрсәткән. Тикшерү нәтиҗәләре белән хокук бозучы килешкән.

     Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән гр. Н. РФ КоАПның 12.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

    Карар 2022 елның 29 апрелендә үз көченә кергән.

    Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: