Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Болын урамында да бәйрәм

Горшково авылында Болын урамын төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнде: 650 метр озынлыгындагы юл, ниһаять, теләсә нинди һава шартларында да үтеп-китеп йөрерлек булды. Авыл халкы өчен бу вакыйга әһәмиятле һәм шуңа да алар бәйрәм оештырдылар.

Юлны тантаналы шартларда ачу чарасына район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чакырылган. Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников авыл халкын авылны үстерү планы белән таныштырды. Юлны якты киләчәккә ачып җибәрүче символик кызыл тасманы кисү күп еллар терлекчелектә эшләүче һәм күптән түгел үзенең юбилеен билгеләп үткән Нина Тимофеевна Митрофановага йөкләнде.
Үзләренең күршеләрен котларга Архангел Бистәсеннән дә артистлар килгән иде һәм аларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Шулай ук районның социаль яклау, мәгариф һәм мәдәният бүлекләреннән, пенсия фондыннан вәкилләр, РҮХ җитәкчелеге Горшково авылы халкына консультацияләр бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев