Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бурычлар начар җыела

    Уз­ган ат­на­да ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­тын­да баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов рә­ис­ле­ген­дә то­рак һәм ком­му­наль хез­мәт­ләр күр­сә­тү бу­ен­ча граж­дан­нар­ның хо­кук­ла­рын һәм за­кон­лы их­ты­яҗ­ла­рын тәэ­мин итү бу­ен­ча ра­йон ве­домст­во­дан тыш ко­мис­сия уты­ры­шы бу­лып үт­те. Ев­ге­ний ВОЛОДИН

    Уты­рыш­та "К­рис­талл" УК" ҖЧҖ һәм "Я­ңа Чиш­мә БХҮ" ҖЧҖ ди­рек­то­ры Петр Нес­те­ров­ның ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә тү­ләү­ләр бу­ен­ча бу­рыч­лы­лар бе­лән алып ба­ры­лу­чы эш­ләр ту­рын­да­гы от­че­ты тың­лан­ды. Әле­гә бу эш сүл­пән ба­ра, дип бил­ге­ләп үт­те баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов. 1 сен­тябрь­дә­ге то­рыш бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да бу­рыч­лы­лар са­ны 526дан ни­ба­ры 382гә чак­лы гы­на ки­ме­гән. Ра­йон үзә­ге оеш­ма­ла­рын­да­гы бу­рыч­лы­лар исем­ле­ге бу­ен­ча ал­га ки­теш зур тү­гел. Үз бу­рыч­лы­ла­ры бе­лән РҮХ ях­шы эш алып бар­ган, ә ме­нә әле­ге исем­лек­тә­ге баш­ка бу­рыч­лы­лар бул­ган бу­рыч­ла­рын кап­лау­га элек­ке­ге­чә игъ­ти­бар ит­ми­ләр, югый­сә ра­йон үзә­ген­дә­ге оеш­ма­лар­да эш­ләү­че ке­ше­ләр хез­мәт ха­кын ва­кы­тын­да ала­лар, бу­рыч­ла­рын тү­ләү мөм­кин­ле­ге бар. Ба­ры Ида­рә­че ком­па­ния һәм оеш­ма җи­тәк­че­лә­ре­нең бу­рыч­лы­лар бе­лән җит­ди эш алып ба­руы гы­на ки­рәк.

    Ком­му­наль тү­ләү­ләр­не җыю 9 ай­га 91 про­цент тәш­кил ит­кән, хә­ер, сен­тябрь өчен ул 111 про­цент тәш­кил ит­кән бул­са да, ком­му­наль тү­ләү­ләр­не ел ахы­ры­на 100 про­цент җы­ю­га ире­шү өчен эш­не ак­тив­лаш­ты­рыр­га ки­рәк. Бу­рыч­лар­ны тү­ләт­те­рү бу­ен­ча суд­ка дәгъ­ва­лар аз әзер­лә­нә, бу эшне дә ак­тив­лаш­ты­рыр­га ки­рәк. Суд ка­рар­ла­ры бу­ен­ча суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те дә бу­рыч­лы­лар бе­лән җит­ди­рәк эш­ләр­гә ти­еш.

    Петр Нес­те­ров то­рак-ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә тү­ләү то­ры­шы бу­ен­ча ин­тер­нет-пор­тал­ны эш­кә хә­зер­ләү ту­рын­да да хә­бәр ит­те. Хә­зер сис­те­ма­лар­ны көй­ләү эш­лә­ре ба­ра, тиз­дән тү­ләү­ләр­не исәп­ләү ту­рын­да ту­ры­дан-ту­ры Ин­тер­нет­тан бе­ле­шер­гә мөм­кин бу­ла­чак, кви­тан­ция кә­газь­лә­ре ки­лү­ен кө­теп тә то­ра­сы тү­гел, бар­лык тү­ләү­ләр­не өй­дә­ге компь­ю­тер аша тү­ләр­гә мөм­кин. Сак­лык бан­кы, Тат­фонд­банк яки Ак Барс Банк­ның плас­тик кар­точ­ка­ла­рын бул­дыр­ып, бу эш­не хә­зер үк баш­ка­ру мөм­кин­ле­ге бар. Ко­мис­сия уты­ры­шын­да мо­ны Тат­фонд­банк үр­нә­ген­дә ни­чек баш­ка­ру эше күр­сә­тел­де. Тү­ләү­ләр­не баш­ка­ру өчен банк офи­сын­да он­лайн сис­те­ма­сын­да эш­ләү өчен өс­тә­мә кар­та алыр­га ки­рәк, ан­да ло­гин һәм па­роль бар. Сак­лык бан­кы­ның плас­тик кар­та­сы бе­лән өй компь­ю­те­рын­нан да тү­ләр­гә җи­ңел, ба­ры бан­ко­мат аша иден­фи­кци­он но­мер бе­лән па­роль алыр­га гы­на ки­рәк, ан­нан өй­дә ты­ныч кы­на бер­нин­ди чи­рат­сыз тү­ләү­ләр­не баш­ка­рыр­га мөм­кин. Әл­бәт­тә, мо­ның өчен плас­тик кар­та­да ки­рәк­ле кү­ләм­дә ак­ча бу­лыр­га ти­еш. Шу­шы көн­нәр­дә шу­шы юл­лар ав­то­ры бе­рен­че мәр­тә­бә ком­му­наль хез­мәт­ләр­гә тү­ләү­не үз өен­дә ге­нә баш­кар­ды, бу бик уңай­лы. Өй­лә­ре­ндә пер­со­наль компь­ю­тер­ла­ры бул­ган­нар ин­де банк юл­ла­рын тап­та­мый баш­ла­ды­лар, ва­кыт та са­рыф ител­ми.

    Күп кат­лы йорт­лар­да яшәү­че­ләр ин­тер­нет (tattis.ru сай­ты) аша Ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең чы­гым­на­рын конт­роль­дә то­та ала­лар.

    За­ман­ча тех­но­ло­ги­я­ләр тор­мы­шы­быз­га ти­рән­рәк үтеп ке­рә баш­ла­ды, алар­дан фай­да­ла­на бе­лер­гә ге­нә ки­рәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: