Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бәйрәмгә хәзерлек

Район үзәгендә яңа ел алдыннан үткәрелгән ярминкәдә бәйрәм өстәленә куярлык азык-төлек һәм башка әйберләр тәкъдим ителде.

Ярминкәдә 280-300 сумнан (кг) сыер ите, 280 сумнан сарык ите, 250 сумнан дуңгыз ите алырга мөмкин иде. Килограммы 350-400 сум торган каз түшкәләренә сорау зур булды, колбаса, суб-продукт - койка өчен кирәкле дуңгыз аяклары, башлары, каз баш-аяклары, бүтәкәләре дә бар иде. Ит алучылар да булды, хәер хәзер шимбә саен базарда яңа суйган ит сатыла, күпләр инде запас туплаганнардыр да. Сәүдә лотоклары бәйрәмчә матур итеп бизәлгән иде. Санта-Клоус башлыклары кигән ике сатучы яңа пешкән камыр ризыклары, балалар өчен татлы күчтәнәчләр, 280 сумнан Яңа Чишмәдә ясалган ак май тәкъдим итте. Башка сәүдә нокталарыннан җиләк-җимеш, сөт алырга мөмкин иде.
- Менә 60 сумнан Самара алмалары алдым әле,- дип пакетын күрсәтте район үзәгендә яшәүче Любовь Кизимова, - кибеткә барган идем - кыйммәт тора, бик шикле - ялтырап торалар, биредә исә бакчада - үзебездә үскәннәр.
Әлбәттә, күпләр ярминкәгә вәгъдә ителгән урман чибәрләре - чыршы белән нарат алырга дип килгәннәр. Аларны аз-азлап ике мәртәбә алып килделәр. Бәясе дә кризис вакытындагыча - данәсе - 500 сумнан. Тик чын чыршы балаларга шатлык китерә, шуңа да бәясе белән санашып тормадылар. Яңачишмәле Марина Ерохина беренче партия сатылуга өлгерми калган:
- Оныкларыма алырга телим, соңрак тагын була диделәр, - диде.
Ерак та түгел киез итекләр, кышкы аяк киемнәре сатылучы прилавка урын алган иде.
- Быел Кыш җылы булгач, бу сезонда сату юк әле, - диде сатучы, бәяләре бер чама - 1000 сум тирәсе.
Ярминкә булган көнне җиңелчә салкын иде, алдан фикер йөртүчеләр киез итекләр дә алдылар.
- Иремә киез итек, әниемә тула итекләр алдым әле, - диде култык астына кыстырган аяк киемнәренә ишарәләп Гөлнур Латыйпова. - Кыш барыбер үзенең көчен күрсәтер әле.
Шахмайдан бодай алып килгәннәр (8 сум/кг), тик халык аны маллар өчен көздән үк алып куйган бугай. Бөртек сатучылардан сорашкач, халыкның бозаулар соравын белдек, тик алары сатуда юк иде. "Зубов В.С." КФХ-ның дуңгыз балаларын әйбәт алдылар, 15 кг-лы дуңгыз баласы 3,5 мең сум тора. Сәгать 10 га 7 данә сатылган да иде.
- Хәзер тагын ике кеше киләчәк - капчык алырга киттеләр. Калганнарын сатып бетергәч, тагын алып киләчәкбез, - дип вәгъдә иттеләр сатучылар.
Традиция буенча ярминкәдә теләүчеләрне бушлай коймаклар, татлы ризыклар, кайнар чәй белән сыйладылар. Бу юлы бу эшне Үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган.
Мәдәният хезмәткәрләре дә ярминкәгә килгән халыкның күңелен күтәрергә тырышты. Алар Кыш бабай, Кар кызы, шамакайлар катнашында сәхнәләштерелгән тамаша хәзерләгәннәр.
Сатудан җыелган акча 550 мең сумнан артык тәшкил иткән.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X